Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хабаровскида губернатор Фургалны яклап дистә меңнәрчә кеше урамга чыкты


Сергей Фургалны яклап урам чарасы, Хабаровски
Сергей Фургалны яклап урам чарасы, Хабаровски

Кайбер басмалар протестка чыгучылар саны "Үлемсез полк" чарасында катнашучылар саныннан артып киткән булырга мөмкин дип язды.

Кулга алынган Хабаровкси крае губернаторы Сергей Фургалны яклап 11 июльдә Хабаровки шәһәрендә рөхсәт ителмәгән урам чарасына дистәләгән мең кеше чыкты. Бу шәһәр өчен тарихи рекорд. Фургалны яклау митингына чакырулар социаль челтәрләрдә, подъезд ишекләрендә белдерүләр аша таралды дип яза DVHAB.RU сайты. Шәһәр хакимиятләре үзәк мәйданны койма белән уратып, чараны булдырмаска тырыша, ләкин бу гына ярдәм итми. Халык Хабаровски тирәсендәге авыл-шәһәрләрдән дә җыела.

DVHAB.RU шәһәр үзәгендә дистәләгән мең кеше җыелды дип яза. "Хабаровский край сегодня" агентлыгы протестка чыгучылар "Үлемсез полк" чарасында катнашучылардан артып киткән булырга мөмкин дип фаразлый. Аңа гадәттә 60 меңгә кадәр кеше җыела торган булган. Ике басма да Хабаровски тарихында бу иң зур урам чарасы дип атый. "Коммерсантъ" төрле исәпләүләргә караганда, шәһәр үзәгендә 30-35 мең кеше җыелган булырга мөмкин дип яза.

Полиция протестка килүчеләргә комачауламаган һәм тыкшынмаган. Митинг һәм йөрештә тоткарлаулар турында хәбәр ителми.

Урам чарасында катнашучылар "Фургалга азатлык", "Мин/Без Сергей Фургал" дигән шигарьләр тоткан, "Азатлык!", "Мәскәү, кит!", "Ерак Көнчыгыш - безнеке!", "Путинны - отставкага" дигән сүзләр кычкырган.

Протест чаралары төбәкнең башка шәһәрләрендә узган.

Урам җыеннарының формаль яктан канунсыз булуына карамастан, Хабаровски губернаторы матбугат үзәге җыелучыларга рәхмәт белдерде. "Теләктәшлегегез өчен рәхмәт. Мондый бердәмлекне Хабаровски крае да, Ерак Көнчыгыш та, Русиядә моңарчы күрмәгән иде. Сезне ишетерләр дип ышанабыз. Барысы да тыныч теләктәшлек чарасыннан башлады. Хабровскиның үзәк урамнары буйлап йөрешне "Үлемсез полк" белән чагыштыралар. Бүген сезгә үтенеч белән мөрәҗәгать итәбез - тәртипсезлекләр һәм тоткарлауларга юл куелмасын иде. Сез үз фикерегезне әйттегез", диелә хәбәрдә һәм аек акыл күрсәтеп, провокацияләргә бирелми генә таралашырга чакырыла.

Дүрт сәгатьләп барган протест чарасы тыныч кына тәмамлана, кешеләр Фургалны азат итү турында петициягә кул куя һәм таралыша башлый.

Сергей Фургалга Хабаровски крае һәм Амур өлкәсендә 2004-2005 елларда заказ белән үтерүләр сериясе оештыру турында гаепләү белдерелде һәм ул сак астына алынды.

Фургал Хабаровский краен 2018 елның сентябреннән җитәкләде. Ул ЛДПР намзәте иде һәм икенче турда сайлаучыларның 70 процент тавышын җыйды. "Бердәм Русия" намзәте Вячеслав Шпорт 28 процент алды. 1990 елларда Фургал табиб булган һәм бизнес белән шөгыльләнгән. 2005 елда Хабаровский крае депутаты, соңрак Русия думасы депутаты булды, сәламәтлек саклау комитетын җитәкләде.

XS
SM
MD
LG