Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша президенты Анджей Дуда икенче мөддәткә сайланды


Анджей Дуда
Анджей Дуда

Сайлаучылар тавышлары гамәлдәге президент һәм "Ватандашлык платформасы" оппозиция фиркасе җитәкчесе, Варшау мэры Рафал Тшасковский арасында бертигез диярлек бүленде.

Польшада бу якшәмбедә узган сайлауларда илнең гамәлдәге президенты Анджей Дуда җиңеп чыкты. Тавышларның 99,96 процентын санаганнан соң Дуда 51 процент тавыш җыйды дип белдерде илнең Дәүләт сайлау комиссиясе. Рафал Тшасовский өчен сайлаучыларның 49 проценты тавыш биргән.

Сайлауларда халыкның 68 проценты катнашкан, бу илдә президент сайлаулары уздыру тарихында иң югары күрсәткеч диелә. Моның сәбәбе сайлаулар турында канунга үзгәрешләр кертелү булырга мөмкин – коронавирус эпидемиясе сәбәпле тавыш бирү сайлау участокларында да, почта аша да башкарылган.

Польшада президент сайлау апрельгә билгеләнгән булса да, коронавирус сәбәпле узмады. Канунга тиешле үзгәрешләр кертеп өлгермәгәнгә, ул көнне сайлау участокларын ачмыйча, сайлауны узмаган дип таныдылар һәм чараның яңа көнен билгеләделәр. Сайлауның беренче туры 28 июньдә узды.

Рафал Тшасковский илнең Европача үсеш алуы яклы, аның намзәтен яклап шәһәрдә яшәүчеләр һәм яшьләр тавыш биргән диелә. Анжей Дуданы күбрәк авыл, кече шәһәрләр кешеләре яклаган.

Моңа кадәр Польшада ил президенты вазифасын ике мөддәт дәвамында бары Александр Квасьневский гына биләп торган иде.

XS
SM
MD
LG