Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны 25 булды


Рәсми саннарга караганда, Татарстанда узган тәүлектә коронавирустан тагын ике кеше вафат булган, 32 кешедә CОVID-19 расланган.

Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны 32 кешегә арткан һәм хәзер 5061 очрак тәшкил итә диелә стопкоронавирус.ру сайтында. Русия рәсми саннарында Татарстанда коронавирустан барлыгы 16 кеше үлгән диелә. Татарстан рәсмиләре мәгълүматынча, республикада CОVID-19 барлыгы 25 кешенең гомерен өзгән.

Тагын ике кешенең үлеме хакында 13 июльдә хәбәр ителде. Татарстан президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, үлүчеләрнең берсе – 1950 елгы хатын-кыз, аны 5 июльдә РКБ янындагы вакытлы инфекцион һоспитальгә китерәләр. Үпкәсе шешүдән кала, аның башка төр хроник авырулары да булган диелә. 8 июльдә ул үлеп киткән.

Әлмәт үзәк район хастаханәсе янындагы һоспитальгә 1961 елгы ир-ат китерелгән, 6 июльдә аны үпкә җилләтү җиһазына тоташтыралар. 11 июльдә үлә.

11 июль көнне Азатлык Әлмәттә коронавируслы авыруларны дәвалаучы табибның үлгәнен язган иде, ләкин аның үлеменең сәбәбе CОVID-19 булуы рәсман расланмаган иде.

Башкортстанда коронавирус йоктыруның 47 яңа очрагы расланганы әйтелә. Коронавирус эләктерүчеләр 6 меңнән артып китте. Шулардан 1819 кеше әлегә кадәр авыру белән көрәшә. Яңа үлем очраклары булуы әйтелми – барлыгы 19 кеше.

Русия күләмендә яңа вирустан 14 июльгә 11 614 кеше үлгән. Барлыгы 739 947 кеше вирус йоктырган, авырулар саны бер тәүлектә 6 248 кешегә арткан.

Рәсми саннар. 14 июль 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 6 014 (+47) 4 176 (+161) 19 (+0)
Татарстан5 061 (+32) 3 948 (+32) 16 (+1)
Русия739 947 (+6 248) 512 825 (+8 804) 11 614 (+175)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG