Accessibility links

Пандемия шартларында Татарстанда җинаятьләр саны 10 процентка арткан


Җинаятьчелек көчәю ягыннан Татарстан төбәкләр арасында җиденче урынга чыккан

2020 елның гыйнварыннан Татарстанда теркәлгән җинаятьләр саны 10,1 процентка арткан. Бу турыда Русия эчке эшләр министрлыгы китергән саннарда әйтелә дип яза ТАСС. Татарстан җинаять кылу очраклары саны артуы ягынннан төбәкләр арасында җиденче урынга чыккан.

Беренче урында Русия контролендәге Акъяр (26,3%), аннары Новгород һәм Смоленски өлкәләре (19,8% һәм 17,9%) килә.

Шулай ук Карелия, Ленинград һәм Курски өлкәләрендә, Ямал-Ненец автоном бүлгесендә, Тамбов һәм Псков өлкәләрендә җинаятьчелек арткан.

Төньяк Осетия-Алания, Чечня һәм Тыва республикасында җинаятьчелек үсеше түбән булуы күзәтелгән.

Шул ук вакытта Татарстан җинаять кылган затларны ачыклау ягыннан да алдагы урыннарда бара диелгән эчке эшләр министрлыгы хисабында. Бу күрсәткеч ярты елда 7,1 процентка үскән.

XS
SM
MD
LG