Галиаскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры яңа сезонын 21 августтан башлап җибәрәсен хәбәр итте. Ул көнне Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" спектактле күрсәтеләчәк.
"21 август көнне театрыбыз узган сезонның соңгы премьерасы - "Сүнгән йолдызлар" белән 115 нче сезонын ача! Яңа сезон мавыктыргыч спектакльләргә һәм вакыйгаларга бай булачак. Билетларны бүгеннән алырга мөмкин" диелә театрның Instagram-дагы сәхифәсендә.
Русиядә коронавирус сәбәпле изоляция тәртибе кертелгәннән соң Камал театры спектакльләрен онлайн күрсәтә башлады. Беренче ун көн эчендә театр 2200 дән артык билет сатып, 150 000 сумлык табыш алган дип сөйләгән иде Азатлыкка театр мөдире урынбасары Илшат Латыйпов.