Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда коронавирустан тагын бер кешенең үлеме рәсми хәбәр ителде


Башкортстанда йогышлы авырулар хастаханәсе
Башкортстанда йогышлы авырулар хастаханәсе

Республика хастаханәләрендә 25 кеше коронавирус белән чирләп авыр хәлдә ята.

Башкортстанда коронавирустан үлүчеләр саны 20гә җитте. 14 июльгә тагын бер пациентның үлеме расланды. Ул 1971 елгы Уфа кешесе диелә. Коронавирустан кала, ул чамадан тыш тазару симерү белән дә авырган.

Бүген Уфада тагын бер пациентның үлеме билгеле булды. 13 июльдә Уфа дәүләт авиация-техник университетында декан булып эшләүче Владимир Водопьянов үлгән диелде. Бу турыда ул эшләгән уку йорты һәм аның хезмәттәшләре, укучылары хәбәр итте. Берничәсендә деканның үлеменә COVID-19 сәбәп булганы әйтелә. Башкортстанның рәсми мәгълүматында бу авруга туры килердәй үлем очрагы хакында хәбәр ителмәде.

Башкортстанда СOVID-19 хәзерге вакытта барлыгы 6014 кешедә табылган, узган тәүлектә бу сан тагын 47 кешегә арткан. Республика хастаханәләрендә 310 кеше дәвалана, 25 авыр хәлдә, алты кеше үпкә җилләтү җиһазына тотыштырылган дип хәбәр итте Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы.

Тагын 1514 кеше өйләрендә дәвалана. Узган тәүлектә 171 кеше савыгып чыккан, эпидемия чорында барлыгы 4170 кеше савыккан диелә.

Рәсми саннар. 14 июль 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 6 014 (+47) 4 176 (+161) 19 (+0)
Татарстан5 061 (+32) 3 948 (+32) 16 (+1)
Русия739 947 (+6 248) 512 825 (+8 804) 11 614 (+175)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG