Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Камада хатын-кызларга һөҗүм итүчегә җинаять эше ачмаган полиция хезмәткәрләре тикшереләчәк


Хатын-кызларга суккан ир-атка карата да эш ачылган.

Түбән Камада шәһәр паркларында хатын-кызларга һөҗүм иткән иргә карата җинаять эше ачудан баш тарткан полиция хезмәткәрләрен хөкем итәчәкләр. 34 яшьлек ир-атның кыйнавына зарланып, 19 яшьлек кыз полициягә ике тапкыр мөрәҗәгать иткән. Әмма полиция икесендә дә җинаять эше ачудан баш тарткан. Бу турыда Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе хәбәр итә.

Альберт Хәбибуллин 19 яшьлек кызны 14 апрельдә кыйнаган. Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама идарәсе хезмәткәрләре ирнең гамәлләрендә җинаять тапмыйча, эш ачудан баш тарткан. Аннан соң да Хәбибуллин хатын-кызларны кыйнап йөрүен дәвам иткән.

Ул авырлы хатынга һөҗүм иткән, аны узып баручы бер егет кенә яклап калган. Тагын бер корбаны – дүрт яшьлек улы белән паркта йөрүче хатын була, ул аны да кыйнап китә.

Бу һөҗүменнән соң Хәбибуллинны тоткарлаганнар, әмма штраф кына салып, иреккә җибәргәннәр.

Июль башында ул тагын хатын-кызларга суга. 1 июльдә Урманче урамында 28 яшьлек авырлы хатынны кыйный, ул хатынның янында кечкенә биш баласы да була диелә. 3 июльдә Хәбибуллин “Гаилә” паркында 25 яшьлек авырлы хатын-кызга һөҗүм итә.

Хәбибуллинга карата “хулиганлык” һәм “газаплау” маддәләре нигезендә җинаять эше ачылган. Ул сак астында. Элек аңа карата җинаять эше ачмаган полиция хезмәткәрләренә карата “ваемсызлык” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

XS
SM
MD
LG