Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмән татарлары Тубылда Ермакка гыйбәдәт тәресе куюга каршы губернаторга хат язды


Луиза Шәмсетдинова
Луиза Шәмсетдинова

Өлкә җитәкчелегенә мөрәҗәгатьтә Ермакка һәйкәл кую халыклар арасындагы дуслыкка зыян китерәчәк диелә.

Төмән өлкәсе татарлары Ермакка чираттагы һәйкәлне куюга ризасызлык белдереп, өлкә һәм Тубыл шәһәре җитәкчеләренә мөрәҗәгать җибәрде. Хат Азатлыкта бар.

Мөрәҗәгать Төмән өлкәсе думасы рәисе Сергей Корепанов, өлкә губернаторы Александр Моор, Тубыл шәһәре мэры Максим Афанасьевһәм башка түрәләр исеменә язылган. Хатта Ермак үлеменең 435 еллыгы көнендә аңа багышлап гыйбадәт тәресе ачылырга ниятләнүе искәртелә. Бу һәйкәлнең "Тубыл яңарышы" фонды җитәкчесе Аркадий Елфимов тәкъдиме белән куелуы әйтелә. Елфимовның даими рәвештә татарларга карата рәнҗетү сүзләре белдерүе, аның сүзләре тарихи дөреслеккә туры килмәве ассызыклана.

"Тубыл шәһәре һәм Төмән өлкәсе татар җәмәгатьчелеге шәһәр һәм өлкә җитәкчелегенә Елфимов әфәнденең провокацияле гамәлләрен туктатуны сорый, чөнки аның гамәлләре хәзерге гади булмаган шартларда ике халык арасында мөнәсәбәтләрнең тотрыклылагын җимерүгә һәм милләтләр арасында ызгыш китереп чыгаруга юнәлтелгән" диелә хатта.

Авторлар хәзер Русиядә халыкларны берләштерүче проектларны алга этәрергә кирәклеген искәртә. "Җиңүнең юбилей елында һәйкәлне Ватанын фашистлардан яклаучыларга куярга кирәк, ә башкалар Ватанын яулап алучыга түгел", диелә мөрәҗәгатьтә.

"Тубыл яңарышы" фонды күп милләтле шәһәрне торгызу һәм яңарту өчен булдырылган, ул үз бурычларына туры килергә тиеш, ә шәһәр халкын милли, рухи, тарихи яклап аерырыга тиеш түгел дип тә искәртә авторлр.

Хатны "Мирас" Төбәк татар иҗтимагый оешмасының Төмән өлкәсе Шурасы рәисе Луиза Шәмсетдинова, Тубыл шәһәре себер татарларының милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисе Зәйтүнә Тычинских, филология фәннәре кандидаты Гөлсинә Ташкеева имзалаган

Элегрәк Луиза Шәмсединова Азатлык белән әңгәмәсендә ни өчен себер татарлары Ермакка һәйкәл куюга каршы икәнлеген аңлаткан иде. Ул "Ермактан патша, хаким ясарга кирәкми, ул бары бер юлбасар, бандит булган" дип сөйләде.

XS
SM
MD
LG