Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирусның 32, Башкортстанда 63 яңа очрагы рәсми теркәлгән


Узган тәүлектә Русиядә барлыгы 6422 кешедә COVID-19 расланган.

Татарстанда яңа төр вирус йоктыручылар саны 5093 булды, шулардан 1098 кеше хәзер авырудан дәвалана, барлыгы 16 кеше үлгән. Бу саннар стопкоронавирус.рф сайтындагы рәсми мәгълүматта китерелә.

Татарстанның коронавируска каршы көрәш оператив штабы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә республикада тагын 32 кеше авырудан терелгән. Яңа ачыкланган очраклардан 8 кеше хастаханәгә салынган. Яңа очракларның күпчелеге Казанда (20). Кукмарада биш кешедә, Балтач, Биектау, Яшел Үзән районнарында икешәр, Саба районында бер кешедә COVID-19 табылган.

Татарстан штабы хисабында яңа үлем очраклары турында әйтелми. Аңа кадәр республикада коронавирустан барлыгы 25 кеше үлгәне хәбәр ителгән иде.

Башкортстанда узган тәүлектә тагын 63 кешедә коронавирус расланган. Яңа вирус йоктыручыларның гомуми саны 6077 булды. Шулардан 1803 кеше авыруның актив фазасында диелә. Үлемнәр артмаган – 19.

Русиядә соңгы тәүлектә коронавирус 6422 кешедә расланган. 156 кеше үлгән. 15 июльгә илдә COVID-19 барлыгы 746 369 кешедә табылган, 11 770 кеше үлгән. Мәскәүдә коронавируслы авырулар санының тәүлеклек артымы 628 кеше булган, мондый рекордлы түбән күрсәткеч өченче атна рәттән саклана диелә.

Рәсми саннар. 15 июль 10:45

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 6 077 (+63) 4 255 (+79) 19 (+0)
Татарстан5 093 (+32) 3 979 (+31) 16 (+0)
Русия746 369 (+6 422) 523 249 (+10 424) 11 770 (+156)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG