Accessibility links

Кайнар хәбәр

КПРФ Казан мэрын сайлап куярга тәкъдим итте, "Бердәм Русия"— каршы


Артем Прокофьев
Артем Прокофьев

Коммунистлар фикеренчә, халык Казан шәһәре хакимияте белән идарә итүдә читләштерелгән.

Татарстан Дәүләт шурасының КПРФ фракциясе депутаты Артем Прокофьев Казан мэры халыкның тавыш бирү нәтиҗәсендә сайланырга тиешлеген белдерде. Ул "Татарстанның җирле үзидарә турындагы" канунына үзгәрешләр керту өчен парламентка үз тәкъдимен юллаган. Бүгенгә Казан мэрын шәһәр депутатлары билгели. Дәүләт шурасының "Бердәм Русия" фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов моңа каршы чыкты. Бу хакта ул бүген парламентта журналистлар белән очрашуда белдерде.

"Җирле хакимиятне оештырудагы эш үзенең нәтиҗәлеген күрсәтте. Без 15 ел инде бу системда яшибез. Татарстанда аны үзгәртүнең мәгънәсе юк. Чөнки депутатлар үзләренең лидерын билгеләүгә бик җаваплы карый. Һәм лидер депутатлар алдында да, үзен депутат буларак сайлаган халык янында да җаваплылык тота. Бүгенге вазгыятьтә аны үзгәртүнең мәгънәсе юк", диде Камалтынов.

КПРФ фиркасе вәкиле Прокофьевның канун өлгесенә биргән рәсми аңлатмасында "халык җирле үзидарә органын мөстәкыйль төстә оештыруда, шәһәр белән идарә итүдә читләштерелгән" дип белдерә. Аның сүзләренчә, "ирекле сайлау халык хакимияте институты системында аерым кыйммәткә ия".

Быел 13 сентябрьдә Татарстан президентын сайлау белән беррәттән Казан шәһәр думасына депутатлар сайлавы уза. "Бердәм Русия" фиркасе исемлеген кабат шәһәр башлыгы Илсур Метшин җитәкли. Сайлау узганнан соң депутатлар аның мэр вазифасында калуын озайтыр дип көтелә. Илсур Метшин Казан белән 2005 елдан бирле идарә итә.

XS
SM
MD
LG