Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда сәүдә үзәкләре һәм кафелар ачыла


Коронавирус пандемиясе сәбәпле кертелгән чикләүләрнең бер өлеше 15 июльдән гамәлдән чыгарыла. Мәдәни һәм күңел ачу чаралары элеккечә тыела.

Татарстан хөкүмәте коронавирус пандемиясе сәбәпле элек керткән тыюларның тагын бер өлешен гамәлдән чыгара. Бу турыда хөкүмәт карары рәсми сайтта дөнья күрде.

15 июльдән башлап республикада сәүдә үзәкләре, кафелар, ачык һавадагы аттракционнар эшли башлый. Һәр очракта да аерым санитар-эпидемиология таләпләрен үтәү шарты куела.

Никахларны теркәү вакытында бүлмә 40 дүрткел метрдан кечерәк булган очракта 10нан артык кешенең катнашуы рөхсәт ителми. 40 дүрткел метрдан зуррак бүлмәдә уза торган тантана чарасына күбрәк тә кеше килә ала, ләкин кунакларның һәрберсенә ким дигәндә дүрт дүрткел метр мәйдан туры килергә тиеш.

Кибетләр эшли башлый, алар да һәр кешегә 4 дүрткел метр зурлыкта мәйдан булдырырга тиеш.

Кафе һәм рестораннар ачыла, кеше арасында 1,5 метр ара калдырылырга тиеш була, өстәл артына дүрттән артык кеше утыртырга ярамый. Залда булган урыннарның яртысын гына тутырырга ярый.

Ачык һавада банкетлар уздыру рөхсәт ителә, анда катнашучылар саны 50дән артмаска тиеш, шулай ук һәр кешенә кимендә дүрт дүрткел метр мәйдан булуы тиешле.

Кинотеатрлар, кальян тарту урыннары, төнге клублар, балалар уен бүлмәләре, күңел ачу үзәкләре әлегә ачылмый. Күңел ачу чаралары уздыру тыела, шул исәптән парклар, скверларда чаралар да уздыру ярамый.

Моннан тыш, чит илдән кайткан татарстаннарга 14 көн изоляция узу, таксида ике генә кеше йөрү кебек тыюлар гамәлдә кала.

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG