Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Путинга — юк" чарасында татар яшьләре дә катнашты


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

15 июль Мәскәүдә һәм Русиянең башка шәһәрләрдә Конституцияне үзгәртүгә каршы имза җыю оештырылды. Шәһәр хакимияте коронавируска сылтап чарага рөхсәт бирмәде.

Пушкин һәйкәле каршындагы имза җыю чарасы митингка охшаган иде - имза куярга килүчеләр арасында хакимияткә каршы плакатлар белән чыгучылар да, сәяси шигарләр кычкыручылар да бар иде.

Оештыручыларның берсе — Мәскәү шәһәре депутаты Юлия Галямина әйтүенчә, шундый ук имза җыюлар Петербурда, Новосибирскида, Волгоградта, Красноярскида узган.

Имза җыю чарасына килүчеләрнең иң активлары соңыннан Мәскәү үзәге буйлап йөрешкә чыкты. Пушкин һәйкәле янындагы халык төркемен камап алган полиция, ОМОН хезмәткәрләре чарада катнашучыларны тоткарлый башлады. ОВД-инфо мәгълүматларына караганда, барлыгы 142 кеше тоткарланган, алар арасында журналистлар һәм чараны оештыручыларның берсе — депутат Юлия Галямина да бар.

Азатлык бу чарага килгән Булат Хәлиуллин һәм Миләүшә Кашапова белән аралашты.

Мәскәүдә "Путинга — юк" чарасында татар яшьләре дә катнашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:03 0:00

Булат Хәлиуллин тумышы белән Башкортстанның Нефтекамски шәһәреннән. Мәскәү дәүләт университетының химия факультетында белем алган, аспирантурада АКШта укыган. "Бессрочный пикет"та, Конституцияне үзгәртүгә каршы "Юк" кампаниясендә актив катнаша. Азатлыкка сәяси протест хәрәкәтенә ничек килүе, Хизб-ут Тәхрир эшендә гаепләнеп кулга алынган сәяси тоткын аналарының Мәскәүдә пикетта торуы, Мәскәү татар оешмаларына карата мөнәсәбәте турында сөйләде.

— Мәскәүдәге протест чаралары хисапларында сезнең исем еш ишетелә. Бу хәрәкәткә ничек эләктегез?

Булат Хәлиуллин
Булат Хәлиуллин

— Мин бу хәрәкәттә инде ун ел чамасы. 2010 елдан бирле. Мин югары сыйныфларда укыганда икътисади кризис башланды, бу миңа бик эчпошыргыч тәэсир ясады. Нуленче елларда без җитлекле тормышта яшәдек, гомумән, Русиянең күпчелек халкы җитлекле тормышта яшәде. Икътисади кризис башлангач, нефть бәясе төшкәч, мин илнең бу мул тормышка Путин сәясәте аркасында түгел, нефть бәясе аркасында ирешкәнен аңладым. Бу минем күңелемне бик нык төшерде, дөньяга карашны үзгәртте.

Моңа кадәр мин сәясәткә катышмыйм гына түгел, мин рәсми хакимият яклы идем. Мин протест хәрәкәтендә катнаша башладым, башта килешенгән митингларга йөрдем. 2010 елда коммунистлар демонстрациясенә бардым, чөнки алар ул вакытта социаль темаларны күтәрә иде. Ул чорда үземне сулчы хәрәкәт белән тәңгәлләштерә идем. Соңрак сәясәт белән ныграк кызыксына башладым, Алексей Навальныйның кем икәнен белдем, аның төрле дәүләт корпорацияләрендәге урлауларны тикшерүе миндә көчле тәэсир калдырды. Халыкта болай да "Барысы да урлый" дигән фикер бар, Навальный кайда кем урлаганын конкрет сурәтләп күрсәтте, ягъни төгәл аңлау барлыкка килде. Дәүләт думасына сайлауда алдаулар билгеле булгач, мин Сахаров проспектында узган протестта катнашучыларның берсе идем. Бу хәрәкәт тынгач та мин сәяси яңалыкларны күзәтүемне дәвам иттем, Кушма Штатларда яшәгәндә дә Русиядәге сәясәтне күзәттем. Кире кайткач, протест хәрәкәтләрендә активрак катнаша башладым. Элек мин пикетларда плакат күтәреп тормый идем, хәзер ялгыз пикетларга да чыгам. Конституцияне үзгәртүгә карата тавыш бирү вакытында мин сайлау комиссиясе әгъзасы идем, тавыш бирүчеләрне теркәүдә һәм тавышларны санауда катнаштым.

— Азат Мифтаховны яклау акцияләрендә катнашканыгыз бармы?

— Мин Азат укыган университетта бер курс алдан гына укысам да, аның белән кисешкән булмады. Мифтаховны яклап оештырылган пикетларда катнашам, Азат спецприемникта утырганда, хуплау сүзләре белән хат та яздым.

— Мәскәү татар оешмалары белән танышмы?

— Дөресен әйткәндә, юк. Мәскәүдәге татар яшьләре үзара ничектер бердәм дип уйламыйм, ниндидер татар оешмаларын белмим. Протестка кагылышлымы, кагылышсызмы очраткан татарлар татарлыгына басым ясамый. Мин татар оешмалары белән аралаша торган даирәдә эшләмим. Ниндидер хәрәкәт бардыр, бәлки, мин белмим.

— Ни өчен татар яшьләре сәясәттә пассив?

— Пассив димәс идем. Ник бердәмлек җитмәвен әйтүе авыр. Дини фактор да җитди роль уйный дип булмый, татарларның күбесе дөньяви. Конституциягә "дәүләт коручы милләт" турында үзгәртү кертүгә татар җәмәгать эшлеклеләренең берсенең генә каршы фикерен ишеттем. Минем дә ачуымны китерә бу маддә, ләкин Мәскәүдәге татарларның бу маддәне тәнкыйтьләп сөйләшкәннәрен ишетмәдем.

— Федерализмга карашыгыз?

— Әлбәттә, хәзер барган үзәкләштерү сәясәте яхшыга илтми. Милли республикалар темасында гына түгел, гомумән. Шундый мәзәк бар — Владивостоктан Хабаровскига хатлар Мәскәү аша бара. Бөтен проблемнар Мәскәү аша гына хәл ителгәндә, төбәкләр үзара Мәскәү аша гына аралаша алганда, бердәмлек югала. Үзәк белән элемтә бар, төбәкләр арасында элемтә юк. Милли республикаларга килгәндә, минем уйлавымча, милли тел-мәдәният мәсьәләсендә кешеләр дәүләттән терәк көтеп утырмаска тиеш дип уйлыйм.

— Конституцияне үзгәртүгә каршы имза куйдыгызмы?

— Мин иң беренчеләрдән кул куйдым. Монда планшет тоткан кешеләр йөри, алар имза җыя, яннарына кешеләр чират тезелгән. Бу имза җыюның төп максаты да Мәскәүдә бу үзгәрешкә каршы булучыларның якынча санын белергә тырышу.

* * *

Миләүшә Кашапова Чаллыдан. Ул да Пушкин мәйданындагы имза җыюга иң беренчеләрдән килгән. Ул гына түгел, Миләүшәнең соңгы тапкыр тоткарлануы да шушы чарага чакырып плакат күтәрү аркасында булды. Миләүшә әйтүенчә, бүген дә активистлар тоткарлауларга әзер.

— Протест хәрәкәтенә ничек эләктегез?

Миләүшә Кашапова
Миләүшә Кашапова

— Парадокс, ләкин мин хакимияткә дә, Русия кануннарына да каршы түгел. Әгәр кануннар үтәлсә, әгәр чынлап та президент вәгъдә итеп торган ярдәмне алсак, без бик яхшы илдә яшәр идек. Безне каравыллап торган полиция үзенең хокукларын һәм вазифаларын белсә, яшәү чынлап та җиңеләер иде, безгә митингларга, мәхкәмәләргә йөрергә туры килмәс иде, күбрәк үз тормышыбыз белән шөгыльләнер идек, китапларны күбрәк укыр идек, кинога күбрәк йөрер идек. Җәмгыять безне пикетларда торуда, начар хәбәрләрне сөйләүдә гаепли. Кызганыч, гаделсезлекләр, канунсыз хәлләр бик күп, аларны җәмәгатьчелеккә җиткерү аша гына ниндидер яхшыруга ирешеп була. Мин беренче тапкыр пикетка 2019 елның 10 августында чыктым. Бөтен Мәскәү шәһәр шурасын сайлауга әзерләнгәндә күп намзәтләрне сайлауга уздырмадылар.

Төбәкләрдә дә Мәскәүне яклап митинглар узды, чөнки бу сайлауларның соңгы еллардагы иң зур алдау икәне аңлашыла иде. Мин Петербурда пикетка Конституциянең миңа ниндидер хокуклар һәм ирек бирүе турындагы сүзләре белән бастым, минем янга милиция хезмәткәрләре килеп җитте, паспорт күрсәтүемне сорады. Шунда ук провокатор пәйда булды, мине баштанаяк коралланган ун "космонавт" уратып алды һәм автозакка таба алып китте. Алар килеп җиткәнче, миңа "йөгер, кач, космонавтлар килә!" дип кычкыручылар булды, ләкин мин үзем өчен шуны хәл иттем — мин канун бозмыйм, ялгыз пикет җинаять түгел, миңа куркыр урын юк. Мине полиция бүлегенә алып киттеләр, 20.2 (5) маддә нигезендә протокол төзеделәр. Петербур мәхкәмәсе минем гамәлләремдә административ җинаять тапмады, минем өстән маддәне дә, штрафны да алдылар. Аннан соң мин Мәскәүгә кайттым. Биредә инде дәшми тору мөмкин түгел иде - аеруча Павел Устиновны тоткарлаганда, "Мәскәү эше" нигезендә зур мөддәтләр бирә башлаганда.

— Сезнең күрше шәһәр егете Азат Мифтаховны яклап ниндидер акцияләрдә катнашканыгыз бармы?

— Мин сәясәт белән кызыксына башлаганда Азат Мифтахов эше бара иде инде. Мин сәясәт белән бөтенләй кызыксынмый торган кеше идем, "Сәясәт миңа кагылмый, анда үзләре хәл итәрләр" дип уйлый идем. Бу сүзне хәзер еш кына минем Татарстанда калган дусларымнан, гаиләмнән ишетергә туры килә. Азат эшен мин матбугат аша күзәтеп бара башладым. Минем өчен кешене кашлары буенча гына тану һаман табышмак булып кала бирә. Азат өчен мин берничә тапкыр пикетка чыктым, шуның белән минем Азат өчен башкарган эшләрем тәмам. Кызганыч, андый эшләр бик күп, кайсысына тотынырга белмисең. Безнең Конституция вәгъдә иткән хокуклар санга сугыла башламыйча, без вазгыятьне үзгәртә алмаячакбыз.

— Татар оешмалары белән танышмы?

— Мәскәү татар яшьләренең ничек яшәвен бөтенләй белмим. Ике ел Петербурда яшәү чорында миңа эш буенча милләтләр йорты белән, шул исәптән татар оешмалары белән дә аралашырга туры килде. Петербур татар милли хәрәкәте башлыча үз мәдәниятен саклап калу белән шөгыльләнә, алар сәяси дебатларга катышмый. Үзләренең милли хокукларын якларга омтылалар, ләкин ары китә алмыйлар.

— Ни өчен дип уйлыйсыз?

— Белмим. Анда башлыча студентлар, аларга хәзерге вакытта башка кыйммәтләр хастыр, мөгаен. Мәскәүдә бу яктан эшләр ничек торуын белмим. Биредә милләтләр йорты барын беләм, милли чаралар узуын беләм, студент чакта безне Мәскәү сабантуена чыгыш ясарга алып киләләр иде. Милли хәрәкәт талантлар бәйгесе, биюләр-җырлар белән шөгыльләнә, шигырьләр укый, ниндидер китап клублары бардыр, ягъни мәдәният өйрәнелә. Милли хәрәкәт мәдәниятне күтәрүгә юнәлгән кебек, ләкин үзенең хокукларын яклауга түгел.

XS
SM
MD
LG