Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуашстанда татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе итеп Илдус Шәйдуллин сайланды


Чуашстан татар милли-мәдәни мохтарияте җыелышы, уртада Илдус Шәйдуллин
Чуашстан татар милли-мәдәни мохтарияте җыелышы, уртада Илдус Шәйдуллин

Урмай авылы мәдәният йортында узган сайлау чарасында оешманы озак еллар җитәкләгән Фәрит Гыйбатдиновның истәлеген мәңгеләштерү турында да фикер алыштылар.

Чуашстанның Комсомол районы Урмай авылында Чуашстанның татар милли-мәдәни мохтариятенә яңа рәис сайланды. Чуашстан татарлары автономиясе рәисе итеп Татарстанның атказанган артисты, Чуашстанның татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдус Шәйдуллин сайланды.

Сайлау чарасы Урмай авылының мәдәният йортында узды. Утырышта берничә кеше катнашты. Алар Чуашстан мөселманнары диния назәрәте рәисе Мансур Хәйбуллов, Илдус Шәйдуллин үзе, эшмәкәр Әгъзам Шакиров һәм автономиянең берничә активисты иде. Коронавирус эпидемиясе сәбәпле, автономия шурасының башка әгъзалары телефон аша тавыш бирделәр.

Илдус Шәйдуллин 1980 елның 26 декабрендә Урмай авылында туган. Кечкенәдән Фәрит Гыйбатдинов оештырган “Мишәр” ансамблендә җырлый. 2018 елда Шәйдуллинга “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелә. Ул Фәрит Гыйбатдинов җитәкләгән Комсомол районы балалар музыка мәктәбендә укытучы булып эшли. Фәрит Гыйбатдиновның фикердәше һәм ярдәмчесе иде.

Утырышта шулай ук Фәрит Гыйбатдиновның истәлеген мәңгеләштерү турында да фикер алыштылар. Берничә тәкъдим яңгырады. Урмай авылы урамнарының берсенә Фәрит Гыйбатдинов исеме бирү, аның исеме белән авылның мәдәният йортын атау, Урмай мәдәният йортында истәлек тактасы урнаштыру, Чуашстанның Комсомол районының Фәрит Гыйбатдинов 30 ел дәвамында җитәкләгән балалар музыка мәктәбенә аның исемен бирү кебек тәкъдимнәр әйтелде. Мәрхүмнең истәлегенә багышлап “Гыйбатдинов укулары” уздыра башларга да тәкъдим ителде. Бу чараларны тормышка ашыру өчен тиешле эшче төркем дә булдырылды.

Чуашстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов 7 июльдә ике як үпкәсе шешеп үлде. Ул Чабаксар шәһәренең клиник үзәгендә ятты, соңгы өч көнне үпкәне ясалма җилләтү җиһазына (ИВЛ) тоташтырылган иде. Җәмәгать эшлеклесе, милләтпәрвәр Фәрит Гыйбатдинов туган авылы Урмай зиратында җирләнде.

XS
SM
MD
LG