Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нижгар өлкәсе Сергач районында коронавируслы авырулар саны артуы күзәтелә


Яшьләр арасында чир йоктыручылар арта, бу аларның ваемсызлыгыннан килә ди рәсмиләр.

Түбән Новгород өлкәсенең татарлар күпләп яши торган Сергач районында коронавирус йоктыручылар санының тәүлек күрсәткече арта баруы күзәтелә. Бу турыда район башлыгы Олег Радаев үзенең Instagram-дагы сәхифәсендә язып чыкты.

“Авыручылар санының артуына игътибарыгызны юнәлтәм. 20 яшькә кадәрге яшьләр ешрак авырый башлады” дип язган ул. Моның сәбәбен башлык халыкның гади саклык чараларын да үтәмәвендә күрә. “Элеккечә, мин бу сорауда әле берни дә тәмамланмады дип саныйм” дигән Радаев.

15 июльгә Түбән Новгород өлкәсе Сергач районында коронавирус белән 40 кеше авырый, 24 кеше анализлары нәтиҗәсен көтә. Тәүлегенә 5 кешедә коронавирус расланган. Эпидемия чорында Сергач районында барлыгы 10 кеше яңа төр вирустан үлгән. Соңгы үлем татар авылы Шүбиледә булган, бер хатын-кыз үлгән. Кичә вирус тагын 7 кешедә расланган. Бу зарарланучылар күпләп арта дигән сүз, чөнки 13 июльгә каршы тәүлектә коронавирусның бер очрагы да ачыкланмаган булган.

Нижгар өлкәсе татар авыллары күпләп урнашкан Кызыл Октябрь районында да COVID-19 йоктырган кешеләр саны арта. 10 июльгә 8 яңа очрак теркәлгән, шуларның икесе Уразавылда, 6 кеше Олы Ырбишчада. Эпидемия чорында Кызыл Октябрь районының татар авылларында коронавирустан барлыгы 4 кеше үлгән. 11-13 июльдә Олы Ырбишчада тагын 3 кешедә вирус расланган.

Узган тәүлектә Түбән Новгород өлкәсендә коронавирус 229 кешедә рәсмән теркәлгән. Өлкәдә яңа төр вирус йоктыручылар барлыгы 20 763 кеше. 312 кеше үлгән.

XS
SM
MD
LG