Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны 26га җитте


Узган тәүлектә Татарстанда тагын 33, Башкортстанда 57 кешедә коронавирус рәсмән расланган.

Татарстанда коронавирустан тагын бер кешенең үлеме рәсми хисапларга кертелде. 23 майда Чаллыда 1949 елгы ир-ат үлгән. 19 майда аны коронавирус китереп чыгарган үпкә шешүе аркасында Чаллының 2нче санлы шәһәр хастаханәсенә китерәләр. Бераздан үпкә җилләтү җайланмасына тоташтыралар. 23 майда ул үлә. Ике айга якын вакыт дәвамында патология-анатомия экспертизасы уздырганнан соң, белгечләр үлемнең сәбәбе CОVID-19 вирусы дигән нәтиҗәгә килә.

Татарстанда коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны 26га җитте. Бу санны республиканың коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә. Русия штабы мәгълүматында Татарстанда 17 үлем очрагы күрсәтелгән.

Татарстанда коронавирус йоктыручыларның саны барлыгы 5126 булды, узган тәүлектә тагын 33 кешедә вирус ачыкланган. 3979 кеше савыккан, шул исәптән узган тәүлектә 31 кешенең савыгуы хәбәр ителә.

Башкортстанда 57 яңа очрак. Барлыгы 6134 кешедә CОVID-19 табылган, шулардан 1795 кеше әле дә чир белән көрәшә. Стопкоронавирус.рф сайты саннарына караганда, барлыгы 19 кеше үлгән. Элегрәк республика сәламәтлек саклау министрлыгы барлыгы 20 кешенең үлгәнен раслаган иде. Узган тәүлектә яңа үлемнәр булуы хәбәр ителми.

Русиядә соңгы тәүлектә коронавирустан 167 кеше үлгән. Коронавирус йоктыручылар тәүлегенә 6428 кешегә арткан, эпидемия дәвамында вирус барлыгы 752 797 кешедә табылган.

Рәсми саннар. 16 июль 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 6 134 (+57) 4 320 (+65) 19 (+0)
Татарстан5 126 (+33) 4 041 (+62) 17 (+1)
Русия752 797 (+6 428) 531 692 (+8 443) 11 937 (+167)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG