Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда активист Гөлназ Равилованы биш тәүлеккә сак астында тоту карары чыккан


Гөлназ Равилова
Гөлназ Равилова

Гөлназ Равилова "табиб кушмаган килеш әфьюн яки психотроп матдәләр куллануга медицина тикшеренүе үтүдән баш тарту" маддәсе нигезендә хөкем ителде.

"Берләшкән демократлар" төркеме вәкиле, активист Гөлназ Равиловага мәхкәмә биш тәүлеккә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы биргән. Бу турыда мессенджерларда Казандагы оппозиция вәкилләре хәбәр итте.

Гөлназ медицина тикшерүе узарга теләмәгән өчен 15 июльдә тоткарланган иде. Ул административ тәртип бозулар колексының 6.9 маддәсе ("табиб кушмаган килеш әфьюн яки психотроп матдәләр куллануга медицина тикшеренүе үтүдән баш тарту") нигезендә гаепле дип табылган.

Равилова 3 июльдә "Берләшкән демократлар" штабында тентү вакытында медицина тикшерүе узудан баш тарткан. Аның адвокаты Борис Якушанов Равилова 3 июльдән соң үз иреге белән медицина тикшерүе узган, тикшерү аның организмында наркотик яки хәмернең яки аларның эзләренең булмавын раслаган дип белдерде.

“Берләшкән демократлар" Гөлназ Равилованы тоткарлау басым ясау һәм активистларны эзәрлекләү дип саный.

3 июльдә "Берләшкән демократлар"ның Зур Кызыл урамындагы штабына полиция, экстремизмга каршы көрәш үзәге һәм ОМОН хезмәткәрләре килгән иде. Активистлар туган көн бәйрәм иткән була, аларны тавышланалар дип, күршедән берәү зарланган диелә. Полиция һәм ОМОН штабта тентү уздыра, аларның тентүгә рөхсәт бирүче документлары булмый. Алты активист тоткарлана.

XS
SM
MD
LG