Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтияте Башкортстан мәчетләренә 600 данә татарча Коръән тәрҗемәләрен җибәргән


Айнур Биргалин Казанда "Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә" китабын тотып тора
Айнур Биргалин Казанда "Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә" китабын тотып тора

Татарлар күпләп яши торган төбәкләр өчен махсус тираж чыгарыла, барлыгы 40 мең Коръән бастырырга ниятләнә.

Татарстан мөселманнары диния назәрәте төбәкләрдә яшәүче татарлар өчен 40 мең данә Коръән китабы бастырып чыгарачак.

"Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә" дип аталган китап тиражының беренче өлеше мөфтияткә кайткан. Беренче булып татарча Коръәнне Башкортстан мөселманнары алачак. Татарча Коръән китаплары Башкортстанның һәр мәчетендә булачак диелә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татарлар күпләп яшәүче төбәкләргә Коръән тәрҗемәсен бүләк итү республикада Туган тел елы кысаларында башкарыла. Китап "Хозур" нәшриятында басылып чыккан.

16 июльдә шулай ук Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Айнур Биргалин Казанга килде һәм Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин белән очрашты. Биргалин "Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә" басмасын башкорт телендә әзерләү барышы турында сөйләгән. Аның электрон файлларын Татарстан мөфтие узган елны Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенә тапшырган иде. Бүгенге көндә Башкортстан мөфтияте тарафыннан башкорт телендә шуңа охшаш проектны гамәлгә ашыру өчен эшче төркем төзелә.

"Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә" китабы Татарстан диния назәрәте тарафыннан Коръән тәфсире елы кысаларында 2019 елда басылган иде. Китапның урысчасы да дөнья күрде.

Ул Мәскәүдә һәм Махачкалада тәкъдим ителде. Китап шулай ук Уфада "Русия – Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеменең V утырышы мәйданчыгында да тәкъдим ителде.

Хәзерге вакытта аның урысчасы – 7 мең, татарчасы 4 мең данә күләмендә басылып чыккан. Моннан тыш, татарча Коръән аудио итеп яздырылып, Коръәнне "тавышланырып" укый торган каләм програмына да кертелгән.

XS
SM
MD
LG