Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны 27гә җитте  


Рәсмиләр мәгълүматынча, Татарстанда узган тәүлектә тагын 31, Башкортстанда 60 кешедә COVID-19 табылган.

Татарстанда коронавирус тагын бер кешенең гомерен өзгән, ул 1961 елгы Казан кешесе. 11 июльдә аны Казанның 7нче санлы шәһәр хастаханәсе каршындагы вакытлы covid-һоспитальгә салалар. Уртача дәрәҗәдәге үпкә ялкынсынуы була. 14 июльдә авыруның хәле кинәт начараеп китә, аны реанимациягә күчереп, үпкә җилләтү җиһазына тоташтыралар. 15 июльдә авыруның йөрәге туктый.

Татарстанның коронавируска каршы көрәш оператив штабы китергән саннарга караганда, республикада COVID-19 барлыгы 5157 кешедә рәсмән расланган, шулардан 4017 кеше савыккан. Узган тәүлектә 31 яңа очрак ачыкланган. Шул ук вакытта тагын 38 кеше чирдән котылган.

Стопкоронавирус.рф сайтында 4073 кешенең савыгуы әйтелә, хәзер 1066 кеше авыруның актив фазасында диелә. Үлем очраклары – 18, Татарстан штабы исә барлыгы 27 кешенең коронавирустан үлүе турында хисап бирә.

15 июльдә матбугат очрашуында республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков Татарстанда 54 пациент үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган дигән иде. Аның сүзләренчә, өч атна элек 70 авыру шундый дәвалауга мохтаҗ булган.

Татарстан коронавирус белән авырулар саны әкрен кимүче төбәкләр арасына, "сары" төркемгә кертелгән. Мондый мәгълүматны Икътисади тикшеренүләр үзәгенең статистика һәм модельләштерү буенча эксперты Агаси Тавадян китергән. Татарстанда, бөтен Русиядәге кебек үк, эпидемиянең иң югары ноктасы үтелгән, әмма авыручылар кимүе акрын бара.

Башкортстанда 17 июльгә барлыгы 6194 кешедә COVID-19 рәсмән расланган, хәзер 1602 кеше авырый, 4572 кеше вирусны җиңгән диелә. Русия рәсми саннарында Башкортстанда коронавирустан барлыгы 20 кешенең үлеме күрсәтелгән.

Русия статистикасында Башкортстан "кызгылт" төркемгә кергән, бу "төбәктә хәл кәнәгатьләндерерлек, авыручылар саны кимүе көтелә" дигәнне аңлата.

Русиядә тәүлеклек артым 6406 кеше, 186 кеше үлгән. Коронавирус барлыгы 759 203 кешедә табылган, эпидемия дәвамында 12 123 кеше вирустан вафат булган.

Рәсми саннар. 17 июль 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 6 194 (+60) 4 572 (+252) 20 (+1)
Татарстан5 157 (+31) 4 073 (+32) 18 (+1)
Русия759 203 (+6 406) 539 373 (+7 681) 12 123 (+186)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG