Татарстанның Буа районында Әхмәмәт авылы янындагы буага су керергә китеп,югалган яшүсмерләрне эзләү эше дәвам итә. Татарстан гадәттән тыш хәлләр идарәсе егетләрнең берсенең үле гәүдәсе табылганын хәбәр итте. Буада эзләү эшләре алып баруны җиңеләйтү өчен аның суын агызу башланганы әйтелгән иде. Иртәнге 11.00 гә су 1,5 метрга түбәнәйгән.
Мәмәтхуҗа авылында яшәүче 2003 һәм 2005 елгы яшүсмерләр 16 июль көнне буага су керергә киткәч югала. Алар китеп ярты сәгатьтән берсенең әнисе эзләп килә, әмма яр буенда бары киемнәрен һәм мотоцикллларын гына таба. Эзләү эшләре кичә башланган һәм бүген дәвам итә.
Идел буе төбәкләрендә көннәр кызу тору сәбәпле сулыкларда ял итүчеләр саны сизелерлек артты. Бу суда батып үлүчеләр санының артуына китерде. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе 13 июльдә китергән саннарга караганда, июль башыннан республикадагы сулыкларда 24 кеше батып үлгән. 11-12 июль ял көннәрендә генә дә 10 кеше, шул исәптән бер бала суда һәлак булган.
Башкортстанда 6-12 июль көннәрендә, ягъни бер атна эчендә 40 кеше сулыкларда батып үлгән. Шуларның бишесе - балалар. Бу санны Башкортстанның гадәттән тыш эшләр буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Фәрит Гомәров хөкүмәт киңәшмәсендә китергән. Аның сүзләренчә, 35 баткан кешенең 27се исерек булган.
Фаҗигале очракларның берсе шушы көннәрдә булды.15 июльдә Дим елгасында гаиләсе белән ял иткәндә 5 яшьлек малай юкка чыккан. Аның гәүдәсен елгадан 17 июльдә таптылар. Чишмә районы башлыгы вазифаларын үтәүче Ришат Мансуров сүзләренә караганда, баланың әнисе исерек булган.