Accessibility links

Башкортстанда коронавируслы 34 пациент авыр хәлдә ята


Республикада узган тәүлектә 73 кеше "үпкә шешү" диагнозы белән хастаханәгә салынган.

Башкортстанда коронавируслы 34 пациент авыр хәлдә ята. COVID-19 диагнозы белән 243 кеше хастаханәләрдә дәвалана. Бу турыда республика сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматында әйтелә.

Авыр хәлдәгеләрдән сигез кеше үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган диелә.

Барлыгы 1393 кеше амбулатор дәвалана. Узган тәүлектә республикада 214 кеше коронавирустан котылып, сәламәтләнеп чыккан. Шул ук вакыт эчендә тагын 60 кешедә COVID-19 расланган. Башкортстанда бу чирне йоктыручылар саны 6194кә җитте.

Сәламәтлек саклау министрлыгы республикада үпкә шешүе белән авыручыларның санын да алып бара. Узган тәүлектә 73 кешегә шундый диагноз куелган. Пневмониядән дәваланып терелгән 91 кеше хастаханәләрдән өйләренә кайтарып җибәрелгән.

Татарстанда 15 июльгә 54 кеше ИВЛда дип хәбәр ителгән иде.

Рәсми саннар. 17 июль 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 6 194 (+60) 4 572 (+252) 20 (+1)
Татарстан5 157 (+31) 4 073 (+32) 18 (+1)
Русия759 203 (+6 406) 539 373 (+7 681) 12 123 (+186)

стопкоронавирус.рф

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG