Accessibility links

Башкорт дәүләт тыюлыгында 133 гектарда урманнар яна


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Тыюлык җитәкчелеге ярдәмгә волонтерлар чакыра. МЧС кеше яши торган урыннарны гына саклый.

Башкортстанда зур мәйданда урманнар яна. Янгыннарның төп өлеше Башкорт дәүләт тыюлыгы биләмәләренә туры килгән. Тыюлык мөдире вазифасын башкаручы Илнар Вәлиев йөздән артык гектар урман януын хәбәр итә. Тыюлык хезмәткәрләре барысы да янгын сүндерү эшендә катнаша. Оешма янгынны сүндерешергә ярдәм сорап халыкка мөрәҗәгать иткән. “Бер янгынны сүндердек, тагын берсен сүндерү эше бара. Иртәгә 60 волонтер килергә сүз бирде, бөтен Башкортстаннан киләләр” дип сөйләгән Вәлиев ProUfu.ru сайтына.

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан идарәсендә 133 гектар урман яна дигән сан китергәннәр. Ут чыганагына иң якын авыл – Кулгунино, ләкин аңа куркыныч янамый дигәннәр МЧС вәкилләре. Шул ук вакытта алар урман янгыннарын сүндерү бу оешма вазифасына керми дип белдергән. Мондый янгыннарны сүндерү җирле хакимият тарафыннан оештырылырга тиеш икән. МЧСны ярдәмгә чакырсалар, аларга акча түләргә тиеш булалар.

Танылган блогер, фотограф һәм сәяхәтче Олег Чегодаев бу көннәрдә Башкортстан урманнары буйлап йөри һәм янгыннарны сурәткә төшереп, интернетта бу турыда сөйли. Блогер 500 гектар җирне ут ялмап алган дип хәбәр итә. Башкорт дәүләт тыюлыгының Сарган сыртына кергән Бөрҗән, Әбҗәлил һәм Белорецки районнарындагы һәм Көньяк Уралның күп кенә башка урман җирләре яна дип белдерә блогер.

XS
SM
MD
LG