Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президентлыгына намзәт Әлмир Михеев: "Татар телен башка фәннәргә зыян китерми укытырга кирәк"


Әлмир Михеев
Әлмир Михеев

Татарстан президентына намзәт татар телен белер өчен ун ел буе грамматикага укытырга кирәкми дип саный.

"Гадел Русия" фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе, президентлыкка дәгъва кылучы Әлмир Михеев татар теле мәсьәләсе кагылышлы фикерләре белән уртаклашты. Бу хакта "Гадел Русия"нең Татарстан бүлеге инстаграм битендә аерым видеопост чыгарды.

"Татарстанда татар телен саклау өчен күп эш эшләнә. Ләкин ике яктан да вәзгыятьне ясалма төстә куертучы һәм драмалаштыручы көчләр бар. Минем бер мөһим әйберне искә төшерәсем килә. Татар телен өйрәнү - сугыш мәсьәләсе түгел, ә тынычлык мәсьәләсе. Минемчә, татар телен өйрәнергә кирәк. Ләкин бүтән фәннәргә зыян китермичә", ди Михеев.

Аның сүзләренчә, татар телен укыту кирәк, ләкин 10 ел буе грамматикага өйрәтергә кирәкми. Ул укыту методикасын үзгәртергә, балаларны грамматика урынына сөйләшергә өйрәтергә чакыра.

"Шәһәрдән ерак булган авылга кайту һәм әби белән чын күңелдән татарча сөйләшү, аның мәтрүшкәле чәен һәм бәлешләрен мактау өчен ун ел буе татар грамматикасын өйрәнү кирәкми. Хөрмәт итү һәм татар телендә бераз булса да сөйләшә белү кирәк", ди ул.


Видео ике телдә - урысча һәм татарча язылган. Әлмир Михеев иң элек Габдулла Тукайның "Туган тел" шигыре юлларын укый һәм үзенең ярым татар, ярым урыс булуын белдерә. Әйтергә кирәк, Михеев беренче тапкыр халык алдында татарча да чыгыш ясады.

Моңа кадәр Татарстан президентына ЛДПР фиркасеннән намзәт Владимир Сурчилов "Idel.Реалии"га татар телен ихтыярый укыту яклы булуын белдергән иде. Аның фикеренчә, Татарстан президентына намзәт өчен ике дәүләт телен белү мәҗбүри түгел.

"Хәзерге кануннарга күрә Татарстан президентына намзәт татар телен белергә тиеш түгел. Татарстан Конституциясендә президент ике телне дә белергә тиеш диелгән. Ә намзәт татар телен Татарстан белән Русия арасындагы шартнамә нигезендә белергә тиеш иде. Анда төгәл язылган иде", диде Сурчилов.

Дәүләт шурасының соңгы утырышында депутат Ркаил Зәйдулла Татарстан президентына дәгъва кылучылар өчен ике дәүләт телен белүне таләп иткән канун механизмнары юклыгын белдереп чыгыш ясаган иде. Аның сүзләренчә, татар телен белмәгән килеш беләм дию намзәтләрнең халыкны ачыктан-ачык алдау булып тора. Шул ук көнне Фәрит Мөхәммәтшин президентлыкка намзәтләрдән татар телен белүне таләп итү хокук кысаларына сыймый дип белдерде.

Татарстан президентын сайлаулар 13 сентябрьгә билгеләнгән. Моңа кадәр биш намзәт сайлауда катнашасын белдерде: Татарстанның хәзерге президенты Рөстәм Миңнеханов ("Бердәм Русия"), ЛДПРдан Владимир Сурчилов, Татарстан дәүләт шурасы депутатлары Альмир Михеев ("Гадел Русия") һәм Олег Коробченко (Үсеш фиркасе), "Русия коммунистлары"ннан Альфред Вәлиев.

XS
SM
MD
LG