Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әдәбият галиме Фәрит Хатыйпов вафат


Фәрит Хатыйпов (1930-2020)
Фәрит Хатыйпов (1930-2020)

Фәрит Хатыйпов башкортларның алфавитында булган хәрефләр татарда да булырга тиеш дип әйтә иде.

Бүген 90 яшендә әдәбият галиме Фәрит Хатыйпов вафат. Мәрхүм белән Казанда, Ноксинский спуск урамында урнашкан үзе яшәгән фатирында хушлаштылар. Моның турында Азатлыкка Татарстан мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттелләр.

Фәрит Хатыйпов – Русия һуманитар фәннәр академиясе академигы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Язучылар берлеге әгъзасы.

Элегрәк ул Азатлыкка татар алфавитының иң зур җитешсезлеге – өч хәрефнең керми калуы һәм артык кирәкмәгән хәрефләрнең булуы дип әйткән иде.

"Каты “гъ” белән каты “къ”, һәм “уау” хәрефләре алфавитка керсә, эшләр күпкә җиңеләер иде. Бездә әлегә бер авазга икешәр хәреф туры килә, ягъни татар алфавитында артык хәрефләр бар. Аларның кирәге юк дип саныйм. Менә шулар аркасанда язуда шактый кыенлыклар килеп чыга да инде. Шул сәбәпле татар телен өйрәтү дә мәктәпләрдә авырлаша, барысы да зарлана", диде ул.

Фәрит Хатыйпов 1930 елның 1 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Пучы авылында туган. 1937-1947 елларда Пучы урта мәктәбендә укый. 1947 елда Казанга килә һәм Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Соңгы курсларда көндәлек матбугатта языша башлый: кинофильмнарга, спектакльләргә, яңа чыккан әдәби әсәрләргә беренче рецензияләрен һәм тәнкыйть мәкаләләрен бастыра.

1952 елда университетны тәмамлагач, аны татар теле һәм әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укырга калдыралар.

1955-1959 елларда Хатыйпов Төмән өлкәсенең Тубыл педагогия институтында өлкән укытучы булып эшли.

1959-1972 елларда Хатыйпов Уфа шәһәрендә яши һәм Башкорт дәүләт университетының филология факультетында доцент хезмәтен башкара.

1972 елдан бирле Хатыйпов — Казан дәүләт педагогия институтының татар әдәбияты кафедрасы мөдире була.

XS
SM
MD
LG