Accessibility links

Байрак сабы белән ялгыш полиция баш киемен бәреп төшергән активистка җинаять эше ачылган


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Алты активист Гатчина шәһәрендә кырымтатарларны яклап каршылык чарасына чыккач тоткарланды.

Ленинград өлкәсендә кырымтатарларны яклап каршылык чарасында катнашучы Владимир Шипицынга Җинаять кодексының 318 маддәсенең беренче өлеше, ягъни полиция хезмәткәренә карата көч куллануда гаепләп җинаять эше ачканнар. Бу хакта «Медиазона»га адвокат Антон Юпанов сөйләгән.

Кичә Гатчинада "Стратегия-18" хәрәкәте активистлары кырымтатарларга каршы җинаять эзәрлекләвен туктатуны таләп итеп чара уздырды. Анда активистлар Ольга Смирнова, Владимир Шипицын, Асан Мумджи, Ильяс Эшреф, Татьяна Сичкарева һәм Дмитрий Негодин катнашты.

Шипицын "Хизб ут-Тәхрир" тоткыннарына азатлык" дигән шигарь һәм украин байрагын тотып торды.

Полиция чарада катнашучы алты кешене тоткарлады. Юпанов сөйләвенчә, тоткарлау вакытында Шипицын егылган һәм шул вакытта байракның пластик сабы полициянең баш киемен бәреп төшергән.

Нәтиҗәдә активистка карата җинаять эше ачканнар. «Аны байракның пластик сабы белән полиция хезмәткәренең башына сугуда гаеплиләр», диде Юпанов.

Хәзерге вакытта Шипицын шикләнелүче статусында вакытлы изоляторда тотыла.

Бүген тоткарланучыларга карата мәхкәмәләр башланды. Хәзерге вакытта Асан Мумджига карата мәхкәмә бара. Аңа һәм башкаларга "Җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлар турындагы" канунны бозу, шулай ук "Полиция хезмәткәренә буйсынмау" турында проткол төзегәннәр.

XS
SM
MD
LG