Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Рөстәм Акъегет белән хушлаштылар


Рөстәм Фәйзуллин (1951-2020) (Татарстан язучылар берлеге фотосы)
Рөстәм Фәйзуллин (1951-2020) (Татарстан язучылар берлеге фотосы)

Ул туган ягында, Балык Бистәсе районы Балтач авылы зиратында җирләнә.

19 июль көнне күренекле шагыйрь, журналист Рөстәм Акъегет (Рөстәм Фәйзуллин) вафат булды. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә. Рөстәм Акъегетнең туганы, язучы Равил Фәйзуллин матбугатка аның йөрәге бик начар булганын, хастаханәдә ятканын сөйләде.

Рөстәм Акъегет – күренекле татар шагыйре, "Татарстан" радиосы хезмәткәре, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе. 2007 елда ул Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге бүләгенә ия булган.

Ул 1951 елда Балык Бистәсе районы Бал­тач авылында туа. 1974 елдан бирле аның эшчәнлеге Татарстан телерадио ширкәтенә бәйле була. Соңгы елларда ул Татарстан радиосының әдәби-нәфис програмнар редакциясен җитәкләгән.

Рөстәм Фәйзуллинның "Ак болыт шәүләсе", "Төнге сулар", "Янды бер шәм таңнарда..." дип исемләнгән шигырьләр җыентыклары басылган.

Аның белән хушлашу 20 июль туган ягында, Бал­тач авылында узачак.

Казанда Рөстәм Акъегет белән хушлаштылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:49 0:00

XS
SM
MD
LG