Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов республика президенты намзәтлегенә документларын тапшырган


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Миңнехановның сайлау штабы җитәкчесе Юрий Камалтынов булачак.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә быелгы президент сайлауларында намзәт буларак катнашу өчен документларын тапшырган. Миңнеханов шулай ук комиссия әгъзаларына үзенең сайлау штабы җитәкчесен дә тәкъдим итте, ул Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов булачак. Бу турыда президент сүзчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Татарстан президентына намзәт буларак Миңнехановны 27 июньдә “Бердәм Русия” тәкъдим итте. Татарстанда президент сайлаулары бердәм тавыш бирү көнендә, 2020 елның 13 сентябрендә узачак.

Татарстан президенты вазифасын бер кеше ике мөддәт дәвамында гына били ала. Миңнеханов бу вазифны 2010 елдан бирле башкара. Әмма формаль яктан аның беренче мөддәте саналмый, чөнки ул халык сайлавы нәтиҗәсендә түгел, Дәүләт шурасы раславы нигезендә президент булды.

Быелгы сайлауларда биш намзәт катнашачак: Татарстанның хәзерге президенты Рөстәм Миңнеханов ("Бердәм Русия"), ЛДПРдан Владимир Сурчилов, Татарстан дәүләт шурасы депутатлары Альмир Михеев ("Гадел Русия") һәм Олег Коробченко (Үсеш фиркасе), "Русия коммунистлары"ннан Альфред Вәлиев.

Үзләрен үзләре тәкүдим иткән Башкортстанда яшәүче юрист һәм иҗтимагый активист Рәмилә Сәетова һәм сәясәтче, ПАРНАСның Татарстан бүлегенең элеккеге рәисе Марсель Шәмсетдиновны, нинди дә булса фиркадән тәкъдим ителү шарты үтәлмәү сәбәпле, Үзәк сайлау комиссиясе теркәүдән баш тарткан.

XS
SM
MD
LG