Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда урман янгыннары саны 2010 ел дәрәҗәсенә җиткән


Бөрҗән районында урман яна
Бөрҗән районында урман яна

Хәзер республиканың Учалы, Белорецки, Бөрҗән, Әбҗәлил районнарында урманнар яна. Сезон башыннан 604 янгын чыганагы теркәлгән.

Башкортстанның Учалы районында – 23, Белорет, Зилаер районнарында 18әр, Бөрҗән районында 12 урында урман янгыны чыккан. Барлыгы 17 мең һектар мәйданда урманнар янган. Бу саннарны 20 июльдә Башкортстан хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә республиканың урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов китергән.

Министр сүзләрендә, мондый күп санлы урман янгыннары 2010 елдан бирле күзәтелмәгән. Быелгы сезон башыннан 604 янгын чыккан. 2010 елда 11600 гектарда 608 янгын учагы теркәлгән булган.

Бөрҗән районында урман янгыны сүндерү
Бөрҗән районында урман янгыны сүндерү

Көньяк Урал дәүләт тыюлыгы һәм Башкорт дәүләт табигый тыюлыгында да биш янгын чыгып, 2018 һектарга таралган диелә.
15 июльдә бер үк вакытта 17 урында янгын чыгып, ут 1200 һектарга якын биләмәне ялмап алган. Янгынны сүндерүдә ике меңгә якын кеше һәм 605 данә техника катнашкан дип хисап биргән министр. “364 һектарда янгын сүндерелде, 740 һектарда сүндереп бетерелеп бара, 19 һектарда өч янгынның таралуы туктатылды, 22 июльгә янгыннар сүндереп бетереләчәк, сүндерү өчен көчләр һәм чаралар җитәрлек” дип белдергән Шәрәфетдинов.

Шул ук вакытта Башкорт дәүләт табигый тыюлыгы мөдире вазыйфаларын башкаручы Илнар Вәлиев янгыннарны туктатыр өчен көчләр җитмәвен белдергән иде. Ул ярдәм сорап ирекмәннәргә мөрәҗәгать итте. Танылган блогер һәм сәяхәтче Олег Чегодаев тыюлыкта 500 гектар җирне ут ялмап алган дип үзенең Instagram-дагы сәхифәсендә сөйләде.

XS
SM
MD
LG