Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида мәхкәмә яулык бәйләү хокукын яклаган Алинә Нәүрүзова шикаятен кире какты


Алинә Нәүрүзова һәм адвокат Руслан Нәгыев
Алинә Нәүрүзова һәм адвокат Руслан Нәгыев

Мәхкәмә Омски медицина көллиятенең дәресләргә яулык бәйләп йөрүне тыюын канунга каршы килми дип тапкан.

Омски шәһәре Киров района мәхкәмәсе Алинә Нәүрүзованың медицина көллиятенә дәресләргә яулык бәйләп йөрергә хокукын яклап бирелгән шикаятьне кәнәгатьләндермәгән. Бу турыда адвокат Руслан Нәгыев Азатлыкка хәбәр итте.

"Безнең шикаятьнең нәрсәгә нигезләнеп кире кагылуы әлегә аңлашылмый, мәхкәмә карарының сәбәпләр аңлатылган өлеше биш көннән әзер булачак", диде Нәгыев.

Ул мәхкәмә карарының көченә кермәгәнен әйтте. "Без бу карарга каршы шикаять бирәчәкбез, ахыргача барырга җыенабыз", диде адвокат.

Алинә Нәүрүзова дәресләргә яулык бәйләп килүне тыйган өчен уку йортын мәхкәмәгә биргән иде. Ул Омскиның Киров районы мәхкәмәсеннән көллиятнең бу кагыйдәсен һәм яулык бәйләгән өчен үзенә белдерелгән шелтәләрне гамәлдән чыгаруны сорый.

Мәхкәмә аннан ислам динен тотуын дәлилләүне, Коръәннән хатын-кызның хиҗаб киюен таләп итүче өзекләр китерүне һәм аның үз хокуклары өчен чын күңелдән көрәшүен исбатлауны таләп итте. Мондый белешмәне Русиянең Азия өлеше мөфтие Нәфигулла Аширов, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Омски өлкәсе мөфтие урынбасары Жаксылык Оспанов, Русия голәмә шурасы китерде. Алар барысы да мөселман хатын-кызның яулык бәйләргә тиешлеген белдерә.

XS
SM
MD
LG