Татарстанда коронавируслы авырулар саны узган тәүлектә тагын 30 кешегә артып, 5278 кеше булды. 1052 кеше хәзер коронавирустан дәвалана, барлыгы 21 кеше үлгән. Бу саннар стопкоронавирус.рф сайтында китерелә.
Татарстанның коронавируска каршы көрәш оператив штабы 1139 кешенең авыруның актив фазасында булуын хәбәр итә. Узган тәүлектә 35 кеше дәваланып чыккан диелә. Коронавирус эпидемиясе башыннан республикада 29 кеше үлгән. Тагын ике кешенең үлеме 20 июльдә расланган. 23 июньдә 1949 елгы Норлат кешесе, 8 июльдә Чаллыда бер ир-атның (туган елы китерелми) үлгәне әйтелә. Ике очракта да үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә расланган диелә.
Башкортстанда узган тәүлектә 38 кешедә COVID-19 табылган, шул ук вакыт эчендә 60 кеше коронавирустан дәваланып чыккан дип хәбәр ителә. Яңа төр вирус эләктерүчеләр саны 6386 булды. Яңа үлем очраклары турында хәбәр ителми. Русия статистикасында барлыгы 21 үлем булганы күрсәтелә.
Русиядә узган тәүлектә COVID-19 тагын 5842 кешедә расланган, 153 кеше үлгән. Вирус барлыгы 783 328 кешегә йоккан, эпидемия 12 580 кешенең гомерен өзгән.
Рәсми саннар. 21 июль 10:45
төбәкләр | авырган | терелгән | үлгән |
Башкортстан | 6 386 (+38) | 4 697 (+60) | 21 (+0) |
Татарстан | 5 278 (+30) | 4 205 (+48) | 21 (+2) |
Русия | 783 328 (+5 842) | 562 384 (+8 782) | 12 580 (+153) |