Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активисты Татарстан суверенитетының 30 еллыгы хөрмәтенә марафон йөгерәчәк


Наил Нәбиуллин, архив фотосы
Наил Нәбиуллин, архив фотосы

Наил Нәбиуллин хәйрия марафоны Корбан бәйрәме алдыннан уза һәм ул мохтаҗларга ярдәм итү максатын да күздә тота ди.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллин Чаллы белән Казан арасында марафон йөгерәчәк. Марафон 23 июльдә Чаллының Азатлык мәйданыннан башланып китәчәк."Ике шәһәр арасы якынча 250 км, аны мин дүрт көндә узарга ниятлим" дип сөйләде Нәбиуллин Азатлыкка.

Активист сүзләренчә, бу чараны ул Татарстанның суверенитет турындагы декларациясе кабул ителүнең 30 еллыгы хөрмәтенә уздыра. Шул ук вакытта йөгереш Корбан гаете алдыннан уза, шуңа күрә максатларының берсе – мохтаҗларга ярдәм итү өчен акча җыю да диде ул.

"Азатлык" оешмасы активистлары көче, шулай ук хәйрия марафоны вакытында җыелган акчаларга кибеттән иң мөһим ашамлыклар алып, ризык пакетлары җыеп, ялгыз һәм мохтаҗ пенсионерларга, сугыш чоры балаларына, күп балалы гаиләләргә таратырга ниятлибез. Бу гамәлебез белән Корбан бәйрәме көннәрендә мохтаҗ милләттәшләребезгә бәйрәм кәефе җиткерергә, кешеләрне бер-берсенә игътибарлы, игелекле булуга, бер-берсенә ярдәм итәргә чакырырга телибез", дип сөйләде Нәбиуллин.

Ул шулай ук хәйрия марафонында мохтаҗларга ярдәм җыюда катнашырга чакыра.

23 апрельдә Наил Нәбиуллин үз йорты тирәли марафон йөгереп, хәйрия максатларына 31 мең сумнан артык акча җыйган иде. Бу акчага 18 кешегә ризык төргәкләре тапшырылды дип сөйләде ул.

XS
SM
MD
LG