Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рейтинг: Башкортстан һәм Татарстанда яшәү сыйфаты Русиядә уртачадан түбәнрәк


Татарстанда Ямбулат авылы кибете, архив фотосы
Татарстанда Ямбулат авылы кибете, архив фотосы

Яшәү өчен уңайлы төбәкләр рейтингында Татарстан 11нче, Башкортстан 38нче урынны алган.

Татарстан һәм Башкортстанда яшәү шартлары Русиянең уртача күрсәткеченнән түбәнрәк. Бу РБК өчен башкарылган “Илкүләм кредит рейтинглары” тикшеренүеннән күренә.

Рейтингта Башкортстанның уртача баллы - 3,32 (Русиядә уртача күрсәткеч– 4,66). Республика 38нче урынга чыккан. Татарстан 4,60 балл белән 11нче урында.

Яшәү сыйфаты дәрәҗәсе иң югары булган шәһәр – Петербур дип табылган. Ул 7.0 балл алган. Аның артыннан Мәскәү (6.10), Белгород өлкәсе (5.64), Мәскәү өлкәсе (5.61), Воронеж өлкәсе (5.31), Краснодар крае (5.26), Төмән өлкәсе (5.22), Ханты-Манси автоном бүлгесе (5.0), Түбән Новгород (4.65) һәм Свердлау (4.61) өлкәләре килә.

Татарстанда кешеләрнең торак сатып алу мөмкинлеге түбән диелә (1.0), шулай ук медицина хезмәткәрләре белән тәэмин ителү җитәрлек түгел (3.0), социаль өлкәнең төп фондлары бары 3.6 баллга бәяләнгән.

Башкортстанда ваклап сату әйләнеше шактый югары булса да (5.5), калган барлык күрсәткечләр 4.0 баллдан артмаган.

Рейтинг төзегәндә ун күрсәткеч исәпкә алынган: төбәктә ваклап сату әйләнеше, торак бәяләренең хезмәт хакларына нисбәте, халыкның вакытында түләнмәгән кредитлары, "ак керемнәр" индексы, депозитлар, социаль өлкәнең төп фондлары, торак белән тәэмин ителү дәрәҗәсе, педагоглар белән тәэмин ителеш, медиклар җитү-җитмәве, климат.

Яшәү сыйфаты иң түбән булган төбәкләр – Алтай республикасы, Карачай-Чиркәс, Тыва республикалары диелә.

XS
SM
MD
LG