Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Роспотребнадзор халыкка пневмониядән вакцина ясатырга киңәш итә


Башкортстанның сәламәтлек саклау министрына язылган хатта республикада пневмония очраклары алты тапкыр диярлек артканы әйтелә.

Роспотребнадзорның Башкортстандагы вәкиле Евгений Степанов республиканың сәламәтлек саклау министрлыгын төбәктә хастаханәдән тыш пневмония очраклары артуы турында кисәтә. Министр Максим Забелин исеменә хат 14 июльдә җибәрелгән. Хат белән Медиакорсеть танышкан.

Документта әйтелгәнчә, Башкортстанда 18 майдан бирле пневмония белән авыру очраклары көн саен сизелерлек арта. 6-12 июль атнасында бу диагноз 1685 пацинетка куелган. Бу күп еллар буе күзәтелгән уртача күрсәткечтән 5,9 тапкыр артык дип яза Степанов.

Хатта пневмония белән күбрәк (79%) 50 яшьтән өлкәнрәкләр авыруы әйтелә. 65 яшьтән өлкәнрәкләр – 29 процент, 50-65 яшьлекләр – 40 процент диелә.

Роспотребнадзор сәламәтлек саклау министрлыгына олы яшьтәгеләрне пневмококк йогышлы чиреннән вакцинацияләргә киңәш иткән.

Башкортстан сәламәтлек министрлыгы 21 июльдә пневмония 67 кешедә табылды дип хисап бирде. Июль башында кайбер көнннәрне бу чир 200дән артык кешедә табылганы булган. Забелин брифингта соңгы айда пневмония белән авыру очракларының “берникадәр артуы” күзәтелә дип белдерде. Министр бу “вируслы авырулар һәм коронавирус инфекциясе таралу” белән бәйле диде.

XS
SM
MD
LG