Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры икенче тапкыр TAMGA режиссер лабораториясен уздыра. Быел ул татар халык һәм автор әкиятләренә багышланачак. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Лабораториядә Мәскәүдән Марфа Горвиц, Томскидан Павел Зобнин, Казаннан Регина Саттарова катнашачак. Кариев театры режиссеры Эльдар Гатауллин ASYL Бөтенрусия драматургия конкурсында җиңү яулаган пьесадан эскиз әзерләячәк диелә.
TAMGA режиссер лабораториясе 2019 елда беренче тапкыр узды, ул яшүсмерләр һәм балалар өчен спектакльләр иҗат итүне максат итеп куя. Алты көн дәвамында читтән чакырылган режиссерлар театраль эскизлар әзерли, ахырда алар тамашачы, тәнкыйтьче һәм журналистларга күрсәтелә, иң яхшы эшләр театр репертуарына алына.
Кариев театры быел Мостай Кәримнең "Озын-озак балачак" повесте буенча спектакль премьерасын чыгарачак. Әсәрне сәхнәгә Уфадан килгән режиссер Илсур Казакбаев куя. Театрның быелгы тагын бер премьерасы - Астрид Линдгренның "Мио, минем Мио" повесте нигезендә спектакль, аны Петербурдан Екатерина Гороховская куя.