Татарстанда узган тәүлектә тагын ике кешенең коронавирустан үлүе расланган. Икесе дә чагыштырмача яшьләр – берсенә 38, икенчесенә 31 яшь булган. Татарстан президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 1982 елгы Чаллы кешесе 1 июльдә уртача дәрәҗәдәге пневмония диагнозы белән йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелә. 11 июльдә ул һава сулый алмыйча җан биргән. 1989 елгы пациент РКБ каршындагы вакытлы covid-һоспитальгә китерелгән, 22 июньнән реанимациядә яткан, 20 июльдә йөрәге туктаган.
Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 31 булды. Бу Татарстан рәсмиләре тарафыннан расланган үлемнәр. Русия рәсми статистикасында Татарстанда коронавирустан 21 үлем булган дип күрсәтелә. Стопкоронавирус.ру сайтындагы мәгълүматка караганда, республикада хәзер 1033 кеше коронавирустан дәвалана, вирус барлыгы 5309 кешегә йоккан. Узган тәүлектә COVID-19 тагын 31 кешедә табылган.
Татарстан штабы 1142 кеше авыруның актив фазасында дигән саннар китерә. Узган тәүлектә 28 кеше авырудан терелеп чыккан диелә.
Русия рәсми статистикасына ярашлы, 22 июльгә Башкортстанда коронавирус барлыгы 6426 кешедә расланган, 1642 кеше хәзер дәвалану чорында, 4763 кеше сәламәтләнгән. Барлыгы 21 кешенең үлгәне хәбәр ителә, яңа үлем очраклары турында әйтелми.
Русиядә коронавирус йоктыру очраклары узган тәүлектә 5 862 булган, тәүлектә 165 кеше үлгән. Эпидемия башыннан яңа төр кирус 789 190 кешедә табылган, барлыгы 12 745 кеше үлгән.
Рәсми саннар. 22 июль 10:30
төбәкләр | авырган | терелгән | үлгән |
Башкортстан | 6 426 (+40) | 4 763 (+66) | 21 (+0) |
Татарстан | 5 309 (+31) | 4 255 (+50) | 21 (+0) |
Русия | 789 190 (+5 862) | 572 053 (+9 669) | 12 745 (+165) |