Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан табигый тыюлыгында 2 мең һектар урман янып беткән


Бөрҗән урманнарында янгын
Бөрҗән урманнарында янгын

Бөрҗән районында тыюлык урманнарында янгын сүндерелде дип хәбәр ителә.

Башкорт табигый тыюлыгының Бөрҗән районында урнашкан өлешендә урман янгыннары сүндерелгән. Бу турыда тыюлык мөдире вазифасын башкаручы Илнар Вәлиев ProUfu-га хәбәр иткән. Янгын ирекмәннәр ярдәме белән сүндерелгән, алар 16 июльдән бирле ут белән көрәшкән.

Вәлиев мәгълуматынча, барлыгы 2 мең һектар мәйданда урманнар янып көл булган. Янгыннан зыян күргән урыннарда хәзер махсус белгечләр эшли, алар исән калган агачларны корудан саклап калу өчен чаралар күрәчәк дип сөйләгән Вәлиев.

Элегрәк Башкортстан урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов хөкүмәт оператив киңәшмәсендә Башкортстанда барлыгы 17 мең һектар мәйданда урманнар яна дип сөйләгән иде. Мондый зурлыктагы каза соңгы тапкыр 2010 елда булды диде министр.

Аннан алда танылган блогер, фотограф һәм сәяхәтче Олег Чегодаев Башкортстан урманнарында янгыннарны төшереп, интернетка чыгара башлаган иде. Блогер 500 гектар урманны ут ялмап алган дип хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG