Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карелия "Мемориалы" җитәкчесе Юрий Дмитриев 3,5 елга төрмәгә хөкем ителде


Юрий Дмитриев
Юрий Дмитриев

Алда утырган вакытын исәпкә алып, тарихчы сентябрьдә иреккә чыгачак диелә.

Петрозаводски шәһәр мәхкәмәсендә тарихчы, "Мемориал" хокук яклау оешмасының Карелия бүлеге җитәкчесе Юрий Дмитриевка хөкем карары игълан ителде. Карар мәхкәмә сайтында дөнья күрде.

Дмитриев балалар порнографиясе әзерләүдә, бозык гамәлләр кылуда һәм корал өлешләрен канунсыз саклауда гаепсез дип табылган. Мәхкәмә Дмитриевның асрауга алган кызына карата сексуаль сыйфаттагы көчләү гамәлләре кылуы дәлилләнгән дип белдергән һәм бу маддә нигезендә аны өч ел ярымга кырыс тәртипле төрмәгә хөкем иткән.

Тарихчының адвокаты Виктор Ануфриев белдергәнчә, Дмитриевның моңа кадәр сак астында булган вакыты исәпкә алына, шуңа күрә ул 2020 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау оешмасының Карелия бүлеге җитәкчесе Юрий Дмитриевны 2016 елның декабрендә кулга алдылар. Тарихчыга каршы җинаять эше ачу өчен үги кызының Дмитриев компьютерында сакланган шәрә төшкән фотосы сәбәп булды. 2017 елның мартында аңа азгын гамәлләр кылуда, канунсыз корал алуда һәм 14 яше тулмаган затны шәрә килеш фотога төшерүдә гаепләү белдерелде.

Дмитриевның адвокатлары белдерүенчә, ул фотоларны авыру кызының физик үсешен теркәр өчен төшергән булган.

"Мемориал" тарихчыга карата җинаять эше сәяси сәбәпләр белән, ялганга нигезләнеп ачылган дип саный. Дмитриев 1997 елда Сандармох урманында Советлар вакытында репрессияләнгән кешеләр күпләп күмелгән урынны тапкан. Шулай ук ул Карелиянең репрессияләнгән кешеләре исемлеген төзегән.

2019 елның октябрендә 200дән артык мәдәният, фән эшлеклеләре, хокук яклаучылар, журналистлар һәм сәясәтчеләр Юрий Дмитриевны яклап белдерү чыгарган иде.

XS
SM
MD
LG