Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай Марска беренче планета-ара станция җибәрде


Кытай Марска ракет очыра
Кытай Марска ракет очыра

"Чанчжэн-5" авыр ракеты Кытайның Марска беренче миссиясе.

23 июльдә Кытайның Хайнань утравында урнашкан Вэньчан космодромыннан Марска автомат планета-ара станция таккан ракет очты. Бу турыда "Синьхуа" хәбәр итә. Станциянең гомуми авырлыгы биш тонна тирәсе. Ул орбита аппаратыннан, утырту платформасыннан һәм Марста йөрүче аппараттан тора.

Кытай миссиясенең максаты – Марста тереклек эзләрен табу, шулай ук планетаны кеше тарафыннан колонизацияләү мөмкинлекләрен ачыклау.

Станция Марска җиде айдан – 2021 елның февралендә барып җитәр дип көтелә.
Ике ай дәвамында ул Марс тирәсендә очып, аның өслеген сурәткә алачак, төшеп утырырыга яраклы урын сайлаячак. 2021 елның апрелендә утыру платформасы һәм 240 кг авырлыктагы Марста йөрү машинасы планета өслегенә төшеп утырыр дип көтелә.

Марсоход ярты елдан артык эшләчәк, электр энергиясен ул кояш батареяларыннан алачак диелә.

Атна башында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дә Кызыл планетага миссия юллады. Al Amal ("Өмет") дип аталган космик аппарат Япония ракетына тагып җибәрелде. Бу җайланма Марстагы климатны һәм атмосферасының түбән катламнарын өйрәнәчәк.

NASA хәбәр иткәнчә, 30 июльдә Кызыл планетага АКШның Perseverance Марста йөрү аппараты да җибәреләчәк.

XS
SM
MD
LG