Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казан" милли-мәдәни үзәге музей дип атала башлаячак


 Казан милли-мәдәни үзәге
Казан милли-мәдәни үзәге

Ул “Казан шәһәре музей комплексы” дип аталачак.

“Казан” милли-мәдәни үзәгенең исеме алышына. Башкала мэры фәрманы белән ул музей дип атала башлаячак. Бу турыда карар Казан башкарма комитеты сайтында рәсми документлар җыентыгында дөнья күрде.

“Казан” милли мәдәни үзәге” муниципаль бюджет учреждениесын “Казан шәһәре музей комплексы” дип атый башларга” диелә мэр фәрманында.

2018 елда “Казан” милли-мәдәни үзәге бинасын Милли китапханә өчен куллану турында карар чыкты. Бина янында уку залы, китап саклау урыннары төзеләчәк диелде.

Татар җәмәгатьчелеге НКЦ да урнашкан Милли мәдәният музеен саклап калуны сорап, Татарстан президентына хат юллады.

Музейны Бауман урамындагы 1780 елда төзелгән шәһәр магистраты бинасына күчерергә карар бирелде.

XS
SM
MD
LG