Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда меңнән артык кеше әлеге вакытта коронавирус белән авырый


Казанда йогышлы авырулар хастаханәсе
Казанда йогышлы авырулар хастаханәсе

Рәсми саннарга караганда, Русиядә тәүлеклек артым 5848 кеше тәшкил иткән. Узган тәүлектә 147 кеше үлгән.

Татарстанда COVID-19 йоктыру очраклары 5 341 булды, узган тәүлектә тагын 32 кешедә вирус рәсман расланган. Барлыгы 4 327 кеше авырудан савыккан, хәзер 993 кеше авырудан дәвалана дигән саннар китерелә Русиянең стопкоронавирус.рф рәсми сайтында. Барлыгы 21 кеше үлгән дип күрсәтелә.

Татарстанның коронавируска каршы көрәш оператив штабы мәгълүматына караганда, республикада эпидемия 31 кешенең гомерен өзгән. Барлыгы 4 193 кеше савыккан диелә, 26 кеше узган тәүлектә савыгып чыккан. Татарстан рәсми саннарына ярашлы, хәзер 1 148 кеше коронавирустан дәвалана.

Башкортстанда узган тәүлектә тагын 37 кешедә COVID-19 расланган. Вирус эләктерүчеләрнең гомуми саны 6463кә җитте, 1667 кеше авыруның актив фазасында диелә. Рәсми статистикада үлүчеләр саны артмаган – 21 кеше.

Русиядә тәүлеклек артым 5848 кеше тәшкил иткән. Узган тәүлектә 147 кеше үлгән. Яңа төр вирус барлыгы 795 038 кешедә рәсман расланган, шулардан 201 816 кеше хәзерге вакытта чирли, барлыгы 12 892 кеше үлгән.

Рәсми саннар. 23 июль 11:00

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 6 463 (+37) 4 775 (+12) 21 (+0)
Татарстан5 341 (+32) 4 327 (+72) 21 (+0)
Русия795 038 (+5 848) 580 330 (+8 277) 12 892 (+147)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG