Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Мифтахов мәхкәмәсе кайбер шаһитлар килмәү сәбәпле күчерелде


Азат Мифтахов мәхкәмәдә, 23 июль
Азат Мифтахов мәхкәмәдә, 23 июль

Утырышта "Бердәм Русия" вәкиле "офиска һөҗүм итүчеләрнең йөзен күрмәдем" дип сөйләгән.

Мәскәүнең Головино районы мәхкәмәсендә Мәскәү дәүләт университеты (МДУ) аспиранты Азат Мифтаховка каршы мәхкәмә утырышы узды. Утырышка тыңлаучыларны кертмәделәр, бары матбугат вәкиле булган бер-ике кешегә генә рөхсәт бирелде.

Бу утырышта Азат эшендә зыян күрүче буларак "Бердәм Русия" вәкиле чыгыш ясарга тиеш иде. Гаепләү ягы үзенең шаһитларын чакырырга, эш материалларын укып, матди дәлилләр китерергә планлаштырылды.

Азат Мифтахов белән бергә бу эшлә гаепләнгән Елена Горбань Азатлыкка сөйләгәнчә, "Бердәм Русия"нең беренче булып сөйләгән вәкиле чыгышы вакытында бу ханымның офиска һөҗүм белән бәйле хәлләрне бик яхшы белмәве күренгән.

"Ул барлыгы 27 офис өчен җавап биргәнен әйтте, нәкъ менә зыян күргән офиста беркайчан да булмаганын, аның нинди йортта урнашканын (күп катлы, торак йорт, аерым торучы) белмәвен әйтте. Ватылган офис тәрәзәсен кире куюга күпме акча киткәнен дә әйтә алмады. Адвокат сумманы искә төшерүне сорады – 20, 30, 40 яки 50 мең сумнан сайларга үтенде. Нәтиҗәдә ул дөрес сумманы атады – 40 белән 50 арасында. Чынлыкта да зыян 48 мең сумга бәяләнгән булган. Шаһит бу акчаның "Бердәм Русия" өчен бик зур булмавын әйтте. Үзләренең зыянны каплауны таләп итмәүләрен, бу турыда бернинди дә гаризалар бирмәгәнлекләрен әйтте", дип сөйләде Елена Горбань.

Икенче шаһит булып 2018 ел башына шул офистагы "Бердәм Русия" бүлеге җитәкчесе булган Леонид Трусов чыгыш ясаган. Ул офис янында дүрт кеше күргәнен, араларында бер кыз булуын, бер егетнең тимер таяк белән тәрәзә ватып, эчкә фаер ыргытканын күрүен сөйләгән. Бу кешеләрнең йөзләрен күрмәдем, алар кара битлекләрдән иде дигән.

Башка шаһитлар килмәү сәбәпле мәхкәмә утырышы 29 июльгә күчерелгән. Аннан соңгы утырыш 19 августта булачак дип хәбәр ителә.

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов "Бердәм Русия" офисының тәрәзәсен ваткан өчен экстремизмда гаепләнә. Азатның изоляторда утыруына 1,5 ел тулды.

Азатка каршы мәхкәмә утырышлары берничә тапкыр кичектерелде.

XS
SM
MD
LG