Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә COVID-19 йоктыручылар 800 меңнән артты


Татарстанда узган тәүлектә 31, Башкортстанда 37 кешедә коронавирус рәсман расланган.

Татарстанда коронавируслы авырулар саны тагын 31 кешегә арткан. Бу турыда Русия статистикасын яктыртып баручы стопкоронавирус.рф сайтында әйтелә. Хәзер республикада 983 кеше бу чир белән көрәшә, барлыгы 5372 кешедә яңа төр вирус расланган, шулардан 4368 кеше савыккан диелә. Русия саннарынча, барлыгы 21 кеше коронавирустан үлгән.

Татарстанның коронавируска каршы көрәш оператив штабы саннарына караганда, республикада барлыгы 4219 кеше коронавирустан савыккан, узган тәүлектә тагын 26 кеше савыгып чыккан. Барлыгы 31 кеше вафат булган. Соңгы тәүлектә үлемнәр булуы әйтелми.

Башкортстанда 37 яңа очрак. Барлыгы 6500 кеше коронавирус йоктырган, 1698 кеше хәзер авыруның актив хәлендә, 4781 кеше савыккан, 21 кеше үлгән диелә Русия рәсми мәгълүматында.

Русиядә 24 июльгә коронавирус йоктыручылар саны 800 меңнән артты. 13 меңнән артык кеше бу чирдән үлгән. Соңгы тәүлектә коронавирус эләктерүчеләр саны тагын 5 811 кешегә арткан, 154 кеше үлгән.

Рәсми саннар. 24 июль 10:45

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 6 500 (+37) 4 781 (+6) 21 (+0)
Татарстан5 372 (+31) 4 368 (+41) 21 (+0)
Русия800 849 (+5 811) 588 774 (+8 444) 13 046 (+154)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG