Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтие Русиядә хиҗапны тыюларга ризасызлык белдерде


Камил Сәмигуллин

Яулык бәйләгән өчен эзәрлекләүләрен әйтеп, мөфти Камил Сәмигуллинга Екатеринбургтан медицина көллияте абитуриенты мөрәҗәгать иткән.

Екатеринбург шәһәрендәге Свердловски өлкә медицина көллияте абитуриентына уку йортында хиҗап киюне тыйганнар. Бу турыда ул Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга язган һәм ярдәм сораган. Татарстан мөфтияте вәкиле көллияткә шалтыратып, хиҗап киюче кызны якларга омтылган, әмма аңа тискәре җаваплар бирелгән.

Бу турыда Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең Instagram-аккаунтында хәбәр итте. Мөфти Русия уку йортларында хиҗапны тыюларга карата ризасызлыгын белдерде.

“Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертелде, ләкин мәгариф оешмалары җитәкчеләре алар белән танышып өлгермәгән, ахры. Белгәнебезчә, илебезнең Төп законында Аллаһ искә алына. Ягъни аның текстында күпмилләтле Россия җәмгыятенең иманлы булуы чагыла. Әмма Татарстан Диния нәзарәтенә медицина көллиятендә хиҗаб киюне тыю турында чираттагы шикаять килеп иреште. Бу юлы – Екатеринбургтан. Мөфтият белгече белән әңгәмәдә уку йорты җитәкчелеге кистереп җавап бирде: эчке таләпләр буенча студент кызларга табиб баш киемен яулык өстеннән кияргә ярамый. Моны болай итеп аңлаттылар: “шәкертләрнең тышкы кыяфәте – көллият һәм медиклар абруеның нигезе”, “шәкертләр иң консерватив авыруларның да мәдәни һәм психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләргә тиеш”, “шәкертнең кыяфәте авыруга дискормфорт тудырмаска тиеш”... Мондый җаваплар тагын да күбрәк сораулар тудыра. Мәсәлән, башын яулык белән каплаган кыз-бала уку йортының абруен ничек төшерә ала? Консерватив пациентлар дип исламофоблар күздә тотыламы? Хиҗаб кигән табиб ни рәвешле авыруларның ачуын чыгарып дискомфорт тудыра ала? Һәм иң мөһиме: Русия Конституциясендә дә Аллаһ телгә алынгач, оешмаларның хиҗап киюне тыючы эчке уставлары һәм боерыклары хокук ягыннан ни дәрәҗәдә законлы?” дип яза мөфти.

Ул Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертелеп, аның текстында “Бог” сүзе барлыкка килгәннән соң, хиҗапны тыюларны “безнең ил дөньяви” дип аңлату сәбәп була алмый, дип белдерә.

“Уку йортының дөньяви белем бирүе – аргумент түгел инде хәзер: безнең уртак ватаныбыз да – дөньяви, әмма аның Төп канунда Аллаһка ышану күрсәтелә. Моңа өстәп, дөньявилык атеизм идеологиясен алга сөрми, ул барлык диннәргә һәм атеизмга тигез карауны таләп итә. Ахыр чиктә, хиҗап – намаз, хаҗ, корбан яки хәләл кебек үк, мөселманнарга гына кагылышлы мәсьәлә, һәм ул Россиянең башка ватандашлары хокукларын һәм ирекләрен бозмый. Әмма Исламга ни шәхси, ни профессиональ катнашы булмаган кешеләр ни өчендер шушы сорауларга тыкшына һәм хәтта фикһ буенча ниндидер карарлар да чыгарырга омтыла” дип язган Камил Сәмигуллин.

Татарстан мөфтие Русиядә мөселманнарның үз динен ирекле тотуга хокуклары бозылуын әйтә.

“Без XXI йөздә, бөтен дөньяга гасырлар буе күп милләтләр, диннәр һәм мәдәниятләрнең тату яшәеше үрнәге булып торган ирекле илдә яшибез. Әмма мөселманнар, Россиядә тулы хокуклы гражданнар булып торса да, белем алу өчен баштан хиҗаб кию хокукын судлар аша якларга мәҗбүр. Президентыбыз Владимир Владимирович Путин традицион исламны Россия мәдәниятенең мөһим бер өлеше дип атап йөргән арада, уку йортларындагы административ хезмәткәрләр студентның хиҗаб киюеннән “эстетик яктан эчләре пошуны” кичерә. Ипсез шартлар куеп, алар кызларыбызны һөнәрле булу мөмкинлегеннән мәхрүм итәләр. Хиҗапны Аллаһ Үзе фарыз кылган. Бөек Раббыбыз белән бәхәсләшү ярыймы соң?!” дип тәмамлаган язмасын мөфти.

21 июльдә Омскида мәхкәмә Омски медицина көллияте шәкерте Алинә Нәүрүзованың уку йортына каршы шикаятен канәгатьләндермәде. Нәүрүзова көллияттә яулык бәйләп дәрескә йөрүне тыючы кагыйдәләрне гамәлдән чыгаруны мәхкәмә аша таләп иткән иде. Мәхкәмә берничә тапкыр утырышка җыелды, мөслимәдән аның динне ихлас тотуын, Коръәндә яулыкның фарызлыгы әйтелүен дәлилләүче белешмәләр китерүен таләп иттеләр.

фикерләр (7)

XS
SM
MD
LG