Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус Татарстанда тагын 32, Башкортстанда 36 кешедә рәсмән расланган


Татарстанда коронавирус йоктырганнар саны 32 кешегә арткан диелә. Узган тәүлектә республикада рәсми расланган очраклар санын Русиянең коронавируска каршы көрәш штабы китерә.

Рәсми саннарга караганда, республикада узган тәүлектә тагын 42 кеше авырудан савыккан. Эпидемия башыннан республикада барлыгы 5 404 кешедә яңа вирус рәсмән расланган, шулардан 4 410 кеше савыккан, 21 кеше үлгән.

Башкортстанда узган тәүлектә 36 яңа очрак теркәлүе хәбәр ителә. Республикада барлыгы 6 536 кешедә коронавирус расланган, шуларның 4 825е савыккан. Пандемиядән Башкортстанда да 21 кешенең үлүе хәбәр ителә.

Русиядә узган тәүлектә тагын 5 871 кешедә COVID-19 ачыкланган, 146 кеше үлгән. 25 июльгә COVID-19 барлыгы 806 720 кешедә расланган, 13 192 кеше үлгән, 597 140 кеше савыккан.

Рәсми саннар. 25 июль 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 6 536 (+36) 4 825 (+44) 21 (+0)
Татарстан5 404 (+32) 4 410 (+42) 21 (+0)
Русия806 720 (+5 871) 597 140 (+8 366) 13 192 (+146)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG