Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны 38гә җитте 


Рәсми саннарга караганда, 27 июньгә Татарстанда тагын 33, Башкортстанда 36 кешедә COVID-19 табылган.

Татарстанда яңа төр коронавирустан үлүчеләр саны 38гә җитте. Тагын ике кешенең үлеме узган тәүлектә республикадагы рәсми стаитистикага кертелде. Татарстан президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 22 июньдә 1941 елгы Чаллы кешесе үлгән. Ул коронавирус йоктырып һәм ике як үпкәсе шешеп, авыр хәлдә хастаханәгә 21 июньдә китерелгән, икенче тәүлектә үк җан биргән.

13 июльдә Яшел Үзән районында 1954 елгы хатын-кыз үлгән, аны коронавирус белән 5 июльдә район үзәк хастаханәсенә салган булганнар.

Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы Татарстанда барлыгы 22 кеше яңа төр вирустан үлгән дип хәбәр итә. Стопкоронавирус.рф сайтындагы мәгълүматка ярашлы, республикада 5469 кеше вирус йоктырган, шулардан 1035 кеше хәзер дә авырый. Узган тәүлектә тагын 33 кешедә коронавирус табылган.

Башкортстанда тагын 36 кешедә COVID-19 расланганы хәбәр ителә, 1725 кеше авыруның актив фазасында диелә. 21 кешенең үлеме Русия рәсми статистикасында күрсәтелгән.

Русиядә кронавирус барлыгы 818 120 кешедә табылган, 13 354 кеше үлгән. Узган тәүлектә 5 635 кешедә вирус расланган, 85 кеше үлгән.

Рәсми саннар. 27 июль 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 6 607 (+36) 4 861 (+31) 21 (+0)
Татарстан5 469 (+33) 4 412 (+2) 22 (+1)
Русия818 120 (+5 635) 603 329 (+3 079) 13 354 (+85)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG