АКШтагы Gallup социология ширкәте дөньяның зур илләре җитәкчеләренең яңа рейтингын чыгарды. Ул 2019 елда уздырылган сораштыруларга нигезләнеп төзелгән.
Рейтингта дүрт ил катнаша: АКШ, Кытай, Германия, Русия. Дөньяның 135 иленнән респондентлар аларның җитәкчеләренә мөнәсәбәтен белдерә.
Рейтинг 2007 елдан бирле уздырыла, һәм шул вакыттан бирле Русия ел саен анда соңгы урынны алып килә.
Яңа рейтингта Германия беренче урында. Респондентларның 44 проценты бу ил җитәкчелеген хуплавын белдергән. Бер ел элек бу күрсәткеч 39 процент булган. АКШны – 33 (бер ел элек 31 процент булган), Кытайны – 32 (элек 34), Русияне 30 процент респондент хуплаган, Русия күрсәткече 2018 елда да шундый ук булган.
Германия рейтингта соңгы өч елда беренче урынны алып килә. Аңа кадәр беренче урында АКШ булган. Gallup сайты баш мөхәррире Мөхәммәд Юныс The Guardian белән әңгәмәсендә Германия канцлеры Ангела Меркельның популярлыгы сәбәбен аңлаткан. “Европада һәм дөньяда соң дәрәҗәдә билгесезлек хөкем сөргән вакытта ул гамәлләрен алдан күзаллап була торган лидерларның берсе” дигән мөхәррир.