Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан рәсмие: "Чаллыда үлемнәр артты, ләкин бу коронавируска бәйле түгел" 


Чаллының 3нче санлы хастаханәсе
Чаллының 3нче санлы хастаханәсе

Чаллыда үлемнәрнең саны кинәт артуын коронавирус белән бәйләмиләр, моны диспансерлаштыру эше тукталып тору белән аңлаталар. 

Чаллыда үлемнәрнең саны артуы коронавируска бәйле түгел. Бу хакта бүген Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев матбугат очрашуында журналистларга белдерде.

"Чаллыда көн саен коронавирусның бары 1-2 очрагы гына теркәлә. Бу очракта үлемнәр саны артуы нәрсә белән бәйле?" дигән сорауга Абашев болай диде:

"Бүген Чаллыда без үлемнәр буенча вазгыятьнең катлаулы булуын теркибез. Бу факт. Монда төрле сәбәпләр бар. Кешеләр вакытында медицина ярдәмен сорап мөрәҗәгать итми, чөнки алар өйдән чыкканда, медицина оешмаларына барганда, транспортта йөргәндә чир йоктырып булуын аңлый. Моннан тыш, ОРЗ арту белән медицина хезмәткәрләре салкын тию авыруларын дәвалауга күчкән иде. Диспансерлаштыруны тыеп профилкатик эштән киттек. Менә боларның барысы да халыкның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Ләкин шул ук вакытта Татарстанга вирус килүдән зыян күрү куркынычы күбрәк иде. Безнең стратегия – барлык профилактик эшне торгызу, аеруча, хроник авыруларны күзәтү, халыкны диспансерлаштыру эшен тулы көчкә эшләтү. Хроник авырулар белән интегүчеләр стационар хастаханәләргә мөрәҗәгать итә алырга тиеш. Бу эш якын киләчәктә тормышка ашачак.

Кешеләр коронавирустан үлми. Сез бит үзегез статистиканың нинди булуын күреп торасыз. Хроник авырулардан интегүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр үлем күрсәткеченең төп өлешен алып тора. Төгәл мәгълүматлар юк, алар анализда. Соңрак сәбәпләрен күрсәтеп, санап чыгаргач бу турыда җиткерәчәкбез”, диде Абашев.

Ике ай эчендә Чаллыда үлемнәр саны 318 кешегә күбрәк теркәлде. 2020 елның беренче яртыеллыгында шәһәрдә 2636 мең кеше үлгән. Узган ел бу вакытта 2 082 очрак булган. Үлемнәрнең кисәк артуы соңгы ике айда күзәтелә. Май аенда 470 үлем (узган ел – 389), июньдә 585 үлем (узган ел – 348) теркәлгән.

Абашев шулай ук Татарстанда барлыгы 42 кеше үпкәне ясалма җилләтү җиһазына тоташтырылган дип белдерде.

Рәсми саннар. 27 июль 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 6 607 (+36) 4 861 (+31) 21 (+0)
Татарстан5 469 (+33) 4 412 (+2) 22 (+1)
Русия818 120 (+5 635) 603 329 (+3 079) 13 354 (+85)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG