Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирустан тагын бер үлем расланды


Эпидемия башыннан республикада 39 кеше яңа төр вирустан вафат булган.

Татарстанда тагын бер пациентның коронавирустан үлгәне рәсми статистикага кертелде. Ул Казанда яшәгән 1951 елгы хатын диелә. 19 июньдә аны авыр хәлдә Казанның 7нче санлы хастаханәсенә китергәннәр. Үпкәсе ялкынсынган була. Аны үпкә җилләтү җиһазына кушалар. Пациентның тын юллары авырулары булган диелә. 24 июльдә аның гомере өзелгән.

“Үлем сәбәбе патология-анатомия экспертизасы ярдәмендә ачыкланды. Вирус расланды” дип хәбәр итә Татарстан президенты матбугат хезмәте.

Русия рәсми мәгълүматына ярашлы, Татарстанда 27 июльгә барлыгы 5469 кешедә COVID-19 табылган, шулардан 1035 кеше авыруның актив фазасында. Узган тәүлектә тагын 33 кешедә коронавирус табылган. Русия рәсми саннарында Татарстанда 22 кеше коронавирустан үлгән диелә. Татарстан рәсмиләре 39 кешенең үлгәнен хәбәр итә.

Рәсми саннар. 27 июль 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 6 607 (+36) 4 861 (+31) 21 (+0)
Татарстан5 469 (+33) 4 412 (+2) 22 (+1)
Русия818 120 (+5 635) 603 329 (+3 079) 13 354 (+85)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG