Русия рәсми мәгълүматына караганда, Татарстанда узган тәүлектә тагын 32 кешедә коронавирус расланган. Яңа үлем очраклары хәбәр ителми. Барлыгы 22 кешенең үлеме расланган. Бу саннар стопкоронавирус.рф сайтында китерелә. Татарстанда COVID-19 диагнозы барлыгы 5 501 кешегә куелган, шулардан 1 043 кеше хәзерге вакытта авырудан дәвалана. Узган тәүлектә тагын 73 кеше савыккан диелә.
Татарстан штабы эпидемия башыннан алып барлыгы 39 кеше коронавирустан үлгән дип мәгълүмат бирә.
Башкортстанда узган тәүлектә 33 кешедә коронавирус табылган. Хәзер 1 655 кеше авыруның актив фазасында. Эпидемия чорында барлыгы 6 640 кеше вирусны йоктырган, 21 кеше үлгән. Башкортстан сәламәтлек министрлыгы 22 кеше үлгән дигән мәгълүмат бирә.
Башкортстан медиасы 25 июльдә Уфадагы РКБ бала тудыру йорты неонатологы Елена Смирнованың үлгәнен хәбәр итте. Табибның якыннары анда коронавирус булуын язды. Смирнова кызыл зонада эшләгән диелә. Соңгы көннәрдә ул пневмония белән чирләгән. Бу очрак Башкортстанның рәсми статистикасына кертелмәде.
Русиядә 28 июльгә коронавирус йоктыруның 823 515 очрагы рәсман расланган, узган тәүлектә 5 395 кешедә вирус табылган. Тәүлек эчендә 150 кеше үлгән, эпидемия чорында барлыгы 13 504 кеше бу чирдән вафат булган.