Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны 40тан артты


17 июльдә - 86 яшьлек ир, 27 июльдә 72 яшьлек хатын-кыз үлүе хәбәр ителде.

Татарстанда коронавирустан тагын кие кешенең үлеме теркәлгән. Бу хакта республиканың COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итте.

Үлүчеләрнең берсе - Алабугадан 1934 елгы ир. Аны Алабуга үзәк район хастаханәсенә яңа коронавирус һәм ике яклы үпкә шешүе белән китергәннәр. Ирнең башка авырулары да булган диелә. Ул 17 июльдә үлгән.

Шулай ук коронавирустан Казаннан 1948 елгы хатын-кыз үлгән. 18 июльдә аны Республика клиник хастаханәсенең вакытлыча оештырылган инфекцион һоспиталенә китергәннәр. Авыруга ике яклы үпкә ялкынсынуы диагнозы куелган. Моннан тыш анда йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин системнары авырулары да булган. Хатын-кыз 27 июльдә үлгән.

Ике очракта да коронавирус патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә куелган.

Шулай итеп, Татарстан яңа коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны 41 булды. Пандемия башыннан барлыгы 5 501 кеше COVID-19 йоктырган. Соңгы тәүлектә 32 очрак теркәлгән.

Рәсми саннар. 28 июль 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 6 640 (+33) 4 964 (+103) 21 (+0)
Татарстан5 501 (+32) 4 436 (+24) 22 (+0)
Русия823 515 (+5 395) 612 217 (+8 888) 13 504 (+150)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG