Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ күзләве: Русия COVID турында дөрес булмаган мәгълүмат тарата


Русия күзләү хезмәтләре инглиз телендә чыга торган берничә сайтны коронавирус пандемиясе белән бәйле ялган мәгълүмат тарату өчен куллана диелә.

Русия коронавирус пандемиясенә кагылышлы дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат тарату белән шөгыльләнә. АКШ медиасы илнең күзләү хезмәтләре хисабына таянып шулай дип язып чыкты. Хисапта әйтелгәнчә, Русия күзләү хезмәтләре бу максатлардан инглиз телле сайтлар куллана. Ким дигәндә өч сайт: InfoRos.ru, Infobrics.org һәм OneWorld.press Русия мәнфәгатьләренә хезмәт итә диелә.

Бу сайтларда коронавирус белән бәйле 150дән артык мәкалә дөнья күргән. Аларда вирус таралуның конспирологияле фаразлары пропагандалана диелә. Мәсәлән, вирусның Америка хәрби лабораториясендә биологик корал буларак уйлап чыгарылуы турында Кытай тарафыннан таратыла торган фараз да бу сайтларда чыккан. Икенче бер мәкаләдә Русия АКШка җибәргән медицина җиһазлары ике ил арасында киеренкелекнең йомшаруы чорына китерәчәк дигән фикер уздырылган. Документта бу мәкаләләрне бастыру белән шөгыльләнүче Денис Тюрин һәм Александр Старунский исемнәре телгә алына. АКШ күзләү хезмәте мәгълүматынча, бу кешеләр Русия хәрби күзләве белән бәйле.

InfoRos.ru сайты Русия хөкүмәтенеке, ә калган ике сайт формаль яктан караганда бәйсез мәгълүмати порталлар дип санала. New York Times газеты күзләү хезмәтендә үз чыганакларына таянып язганча, FBI тагын бер интернет-басманың Русия тышкы күзләү хезмәте белән бәйләнешен тикшерә. Бу Strategic Culture Foundation сайты, анда элекке президент Барак Обама идарәсендә эшләгән Эвелин Фаркас турында кискен негатив мәкалә чыккан диелә. Бу ханым элегрәк Кремльне тәнкыйть утына тоткан булган. Июньдә Фаркас Конгресска сайланырга теләгән, әмма Демократлар фиркасендә беренчел сайлауларда ук төшеп калган.

InfoRos.ru сайты үзенең Русия күзләве белән бәйле булуын кире кага, бу турыда сүзләрне “ялган” дип атый.

XS
SM
MD
LG